Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Бер мәхәббәт тарихы

Бәйгегә килгән хат

Газетабыз "Сөйгәнемә – хат" бәйгесе игълан иткән көннән бирле, менә бу мәхәббәт тарихы хакында уйланам. Түзеп булмады, кулга каләм алдым.

Надия КАДИМОВА,

Күлле Киме авылы

Әниемнең энесе Наил абый 1966 елда солдатка китә. Бик чибәр, озын буйлы абыебызга солдат киеме дә бик килешә. Ул анда Алабуга районы егете белән таныша һәм алар бик дус булалар. Бергә төшкән фотоларын дусты да үзләренә җибәрә. Күрше кызы фотода Наил абыйны күреп гашыйк була һәм хат яза.

Шулай итеп алар солдат хезмәте беткәнче хат язышалар. Абый да кызга битараф булмый. Менә егет солдаттан кайта һәм сөйгәне белән күрешергә юлга чыга. Телефоннар юк чак. Кыз да безнең якларга юл ала. Кыз монда кайта, ә егет алар ягына китә. Кыз тиз генә кире кайтып китә дә, алар очрашалар. Тиз генә дигәне дә 5 сәгатьлек юл. Шуның өстәвенә машиналар юк вакыт бит әле. Нинди газаплар белән очраша алуларын үзегез дә аңлыйсыздыр.

Озак та үтми алар кавышып, бергә яши башлыйлар. Менә 50 ел инде алар бергә, матур итеп яшиләр. Бер кыз, бер малай үстереп, хәзер оныклар, оныкчыклар белән бәхетле картлык кичерәләр.

Фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев