Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Без икебез бербөтен - Ландыш, Данис Фәхретдиновлар

Бәйгегә катнашучы иң романтик парларыбыз - Арча районы Хәсәншәех авылыннан Данис-Ландыш Фәхретдиновлар.

Мәхәббәт тарихыбыз.
Җир йөзендә һәрбер кеше
Кайчанда була гашыйк.
Мин үземнең тарихымны
Шул сүздән яза башлыйм.
Арча урамында йөрим
"Арча радиос"ы тыңлап.
Танышу хәбәре бара 
Миндә җибәрдем. уйнап.
Яздым анда мин үземнең
Сөйгәнемне көткәнне.
Кайсы яктан, кайда эшлим
Ничә яшьтә икәнне.
Язып биш минут үткәчтен
Телефоным шалтырый.
Кызлар белән сөйләшергә
Куркам куллар калтырый.
Ни булса да булыр диеп
Телефонымны алдым.
Шундый ягымлы тавыштан
Шулчак мин сүзсез калдым.
Башта бераз кыен булды
Сонгыннан ияләштек.
Августның алтысында без(6 август 2010ел)
Очрашырга сөйләштек.
Килде ул көн, очраштык без
Серле бер айлы кичтә.
Ул мизгелләр онытылмый
һәрвакыт безнең истә.
Өч ел очрашып йөргәннән соң
Туй ясарга уйладык.
Ямьле җәйнең июль аенда(5 июль 2013ел)
Зурлап кына туйладык.
Мин дөньяда бик бәхетле
Зур таяныч улым, кызым бар.
Тормышымда нур сибүче
Янәшәмдә сөйгән яр.
Сезгә шуны әйтер идем
Яшәгез сез гел сөеп.
Хөрмәт итеп үз парынны
Яратам сине диеп.(Ф. Данис)

Җиңүдә дә түгел өмет,
Бер катнашып карауда.
Тавыш бир дип ялынмыймын
Башны имим аларга.
Тавыш биреп Әтнәлеләр
Әлбәттә җиңә инде.
Хатынны тыңламый булмый
Катнашып кара диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев