Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Бәйге

Казан арты – Әтнә төбәге

Конкурс нәтиҗәләре куанычлы

Алдагы еллар белән чагыштырсак, катнашучылар санының артуы белән генә түгел, эшләрнең сыйфаты сизелерлек яхшыру белән дә сок­ландыра ул.
Аерым алсак, чараны алып баручы, районның Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге белгече Раилә Галиева аны:
–“Казан арты – Әтнә төбәге” бәйгесе, республика районнарында узучы шуңа охшаш башкалардан күпкә өстенрәк икән – миңа шундый фикер әйттеләр, – дип ачып җибәрде.

  1. Безнең белешмә

Быел ул 5нче тапкыр уза. Узган елның октябрь аенда старт алган бәйгегә 75 конкурсанттан 103 эш килгән.

Моны ассызыклауның сәбәбе шул – моннан 5 ел элек, беренче бәйгегә нибары 25 эш килгән булган. Әлбәттә, газета укучыда нишләп мәкалә яки язма гына димиләр, эш дип атыйлар дигән сорау да бардыр. Эш шунда, бу бәйгегә видеоязма да җибәрергә була. Елдагыча, Күәмнән Алия Садриевадан әнә шундый эш килеп иреште һәм быел призлы урынга лаек булды.
Исегезгә төшерәбез, “Казан арты – Әтнә төбәге” бәйгене  Әтнә районының баш­карма комитеты, Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, Бөтендөнья татар конгрессының Әтнә районы җирлеге, Әтнә районы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы һәм “Әтнә таңы” газетасы игълан итте. Бүләкләүчеләр дә шушы оешма җитәкчеләре иде. Башта аларның уй-теләкләрен, котлау сүзләрен чагылдырып узу дөресрәк булыр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Каюмов:
– Әлеге чараның исеме үк үзенчәлекле – монда якташларыбыз Мәрҗани, Тукай рухы. Киләчәктә бу чараны зуррак итеп оештырырга кирәк. Алда зур бурыч – сезнең 5 ел дәвамында иҗат иткән шушы язмаларыгызны китап итеп чыгарырга иде, – дип билгеләде.

Газетабыз редакторы Гөлнар Мөхәмәдҗанова:
– Бүләккә лаек булучылар арасында яшьләрнең дә шактый булуы ышанычлы киләчәккә өмет уята. Димәк, телефонда гына утырмыйча, ак кәгазь битенә уй-хисләрен язучы яшьләребезнең күп булуы шатландыра, – дип ассызыклады.
 

Жюри әгъзасы, райо­ныбыз­ның иҗади “Күңел чыңы” берләшмәсе җитәкчесе Сүрия Мингатина исә: 
– Өлкәннәрнең үз стиле бар. Ә балалар русча фикер йөртә, күрәсең, язмалары ата-ана, укытучылар тәрҗемә иткән стиль белән кушылып, билгеле бер шаблонга әйләнә дә куя. Әйтик, 2 яки 5-6 сыйныф укучысының язмасы үзенчәлекле һәм бик яхшы фикергә нигезләнгән булса да, интернет яки өлкән кешенеке өстәлгәнлек сизелеп тора. Шулай ук, минеке бик яхшы иде бит дип уйлый күрмәгез, кемнең күпме хезмәте керүгә дә карадык, – диде.

Бу очракта мәртәбәле жюрины телгә алу урынлы булыр. Җиңүчеләрне һәм приз­­лы урын алучыларны сос­тавында газетабыз редакторы Гөлнар Мөхәмәдҗанова, элекке хезмәттәшебез, хәзер “Күңел чыңы” иҗади берләшмәсен алып баручы Сүрия Мингатина һәм “Шәһри Казан” газетасы журналисты, КФУның милли глобаль медиа чаралары кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Рәсимә Галиева булган жюри бәхәскә урын калмаслык итеп билгеләде. Соңыннан: “Жюри составын киңәйтергә кирәк”, дигән фикерләр дә булды. Минемчә дә шулай, бәйге нәтиҗәләре бәхәсле булмасын һәм бәйгене республикакүләм дәрәҗәгә күтәрү өчен, аларны читтән чакырырга кирәктер... Хәер, монысы бары оештыручылар фикеренә генә бәйле.  
Бәйгегә әйләнеп кайтсак, “Казан арты – Әтнә төбәге”нең номинацияләрен тагын бер кат барлау урынлыдыр. “Галәмдәге – каләмдә”, “Авылларда – ил тарихы”, “Ил терәге – гаилә”, “Сәламәтлек – зур байлык”, “Ватанпәрвәрлек кайдан килә?” – болары алдан игълан ителгән номинацияләр булса, моннан тыш районкүләм бәйгенең “Иң актив катнашучы”ларын, шулай ук “Мәктәпләр арасында  актив”ларны да билгеләделәр. Афәрин! Бу бит бәйгегә тартылучыларны тагын да ишәйтү юнәлешендә тагын бер стимул! Номинацияләрнең “Балалар арасында” һәм “Зурлар арасында” дип бүленүе дә куанычлы. Бәйгедә катнашкан мәктәп укучыларының күп булуы да куандыра. Әнә шул сәбәпле, күрәсең, “Иң актив катнашучы” буларак билгеләнгән мәктәпләр күп иде.
Мөгаен өлкән яшьтәге катнашучыларыбыз өчен дә аерым бер номинация булдырыргадыр. Бу очракта 85 яшьлек Сөембикә Мәгъсүмҗанова белән Раушан Садыйковны күз алдында тотам. Бу фикерне газетабыз хәбәрчеләрен дә күзаллап язуым. Кыскасы, газетабызның  өлкән, әмма әле дә активлыкларын югалтмаган хәбәрчеләре күп! 
Кабат әлеге иҗат бәйгесенең төп шартларын һәм бурычларын искә алу урынлы булыр. Максаты – районыбызда яшәүче балаларның, яшьләрнең, урта һәм өлкән буынның татар телен камил белүләре, үз фикерләрен ана телендә яхшы итеп аңлатулары, районыбыз тормышын, халыкның көнкүрешен яктырта алган әсәрләр тәкъдим итүләре, яшь каләмчеләрнең иҗаты белән танышу, аларны туплау һәм укучы балаларның үз фикерләрен җәмгыятькә белдерүләре. Ә менә бурычларга килсәк, конкурсантларда: 

  • – Туган илгә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү;
  • – Мәкалә, шигырь, хәбәр, хикәя, әкият, парча, репортаж, интервью кебек жанрларда иҗат итү теләге уяту;
  • – Районыбыз үсешен тоткарлаучы күренешләргә тәнкыйть күзлегеннән карау;
  • – Район тормышына битараф булмаган каләмдәшләрне барлау;
  • – Иҗади эшчәнлек аркылы фикерләү сәләтен үстерү;
  • – Яшьләрнең бүгенге көн проблемаларын дөрес бәяләвенә ирешү, наркотикларга, сәламәт яшәү рәвешенә карашларын ачык­лау, фикерләрен белү бурычлары тора.

Боларны кабат искә алуның сәбәбе шул – күргәнегезчә, һәр конкурсант үз иҗатында бик күп яңалыклар, яңадан-яңа темалар ача ала.
Катнашучыларга зур рәхмәт, алдагы елларда алар тагын да күбәерләр дип өметләнәм. Озын сүзнең кыскасы, игътибарыгызга жюри әгъзалары бәяләмәләрен тәкъдим итик.
“Казан арты – Әтнә төбәге” V районкүләм конкурсының
“Галәмдәге – каләмдә” номи­нациясе  дипломантлары:

1. Гөлия Сафиуллина, Иске Өҗем мәктәбе;
2. Рафис Маугизов, Иске Өҗем мәктәбе;
3. Алинә Корбанова, Яңа Шашы җирлегендәге “Ак калфак” оешмасы;
4. Эльмира Василова, Олы Әтнә авылы;
5. Гөлнара Корбанова, Яңа Шашы җирлегендәге “Ак калфак” оешмасы;
6. Раушан Садыйков, Иске Җогып авылы;
7. Язгөл Фазлыева, Олы Әтнә ур­та мәктәбе;
“Галәмдәге – каләмдә” номи­нациясендә җиңүчеләр.
Зурлар арасында:

1. Дүртенче дәрәҗә лауреат, Яңа Шашы авылыннан Фәридә Гарипова;
2. Дүртенче дәрәҗә лауреат, Кышлау авылыннан Җәүдәт Фәйзрахманов;
3. Өченче дәрәҗә лауреат, Яңа Шашы авылыннан Гөлсинә Әхмәдуллина;
4. Өченче дәрәҗә лауреат, Кызыл Утар авылыннан Гөлназ Хадиева;
5. Өченче дәрәҗә лауреат, Яна Шашы авылыннан Чулпан Корбанова;
6. Икенче дәрәҗә лауреат, Яна Шашы авылыннан Тәзкирә Хәсәнова;
7. Икенче дәрәҗә лауреат, Яңа Шашы авылыннан Рәдифә Хәсәнова;
8. Икенче дәрәҗә лауреат, Күәм урта мәктәбеннән Ләйсән Ганиева;
9. Беренче дәрәҗә лауреат, Үртәм авылыннан Венера Самикова;
10. Беренче дәрәҗә лауреат, Күшәр авылыннан Гөлүсә Галимҗанова;
Яшьләр арасында:
1. Өченче дәрәҗә лауреат, Яңа Шашы авылыннан Айсинә Сабирҗанова;
2. Өченче дәрәҗә лауреат, Яңа Шашы авылыннан Адилә Нигъмәтҗанова;
3. Икенче дәрәҗә лауреат, Яңа Шашы авылыннан Гөлшат Фазлыева;
4. Беренче дәрәҗә лауреат, Яңа Шашы авылыннан Рәзил Корбанов.
Балалар арасында:
1. Өченче дәрәҗә лауреат, Шиһабетдин Мәрҗани исе­мендәге Комыргуҗа урта мәк­тәбеннән Зәринә Мөхәм­мәдиева;
2. Өченче дәрәҗә лауреат, Түбән Көек мәктәбеннән Фирүзә Шиhапова;
3. Икенче дәрәҗә лауреат, Шиһабетдин Мәрҗани исе­мендәге Комыргуҗа урта мәктәбеннән Азалия Дәминова;
4. Беренче дәрәҗә лауреат, Олы Әтнә мәктәбеннән Нәргизә Хөсәенова;
“Авылларда – ил тарихы” номинациясенең дипломантлары:
1. Сәйдә Галимҗанова, Күшәр авылы;
2. Рузия Сәфәрова, Шиһа­бетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбе.
“Авылларда – ил тарихы” номинациясендә җиңүчеләр.Балалар арасында:
1. Өченче дәрәҗә лауреат, Түбән Көек мәктәбеннән Булат Мөхәммәтгалиев;
2. Икенче дәрәҗә лауреат, Түбән Көек мәктәбеннән Зәлия Рәхмәтуллина.
Зурлар арасында:
1. Дүртенче дәрәҗә лауреат, Олы Әтнә авылыннан Резеда Бәширова;
2. Өченче дәрәҗә лауреат, Яңа Шашы җирлегендәге “Ак калфак оешмасы”ннан Надия Нәҗмиева;
3. Өченче дәрәҗә лауреат, Яңа Шашы җирлегендәге “Ак калфак оешмасы”ннан Раузалия Мәгъсүмова;
4. Икенче дәрәҗә лауреат, Яңа Әтнә авылыннан Габделбәр Каюмов;
5. Беренче дәрәҗә лауреат, Яңа Шашы җирлегендәге “Ак калфак оешмасы”ннан Гөлнара Корбанова.

“Ил терәге – гаилә” номинациясенең дипломантлары:
1. Илгиз Нәбиуллин, Олы Әтнә урта мәктәбе;
2. Миләүшә Гайнанова, Яңа Шашы җирлегендәге “Ак калфак оешмасы”ннан;
3. Фатима Фәйзуллина, Яңа Шашы мәктәбе;
4. Нәргизә Шәйхиева, Яңа Шашы җирлегендәге “Ак калфак оешмасы”ннан;
5. Рузилә Шаһиева, Шигабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбе;
6. Сәмирә Кәрамова, Иске Өҗем авылы;
7. Әлфия Гәрәева, Яңа Шашы җирлегендәге “Ак калфак оешмасы”ннан; 
8. Гөлчәчәк Зыятдинова, Яңа Шашы җирлегендәге “Ак калфак оешмасы”ннан;
9. Фирдүс Әхмәтҗанов, Яңа Шашы җирлегендәге “Ак калфак оешмасы”ннан;
10. Эльмира Василова, Олы Әтнә авылы.
“Ил терәге – гаилә” номи­нациясендә җиңүчеләр:
Балалар арасында:

1. Дүртенче дәрәҗә лауреат, Олы Әтнә урта мәктәбеннән Сәйдә Гайнуллина;
2. Дүртенче дәрәҗә лауреат, Шигабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбеннән Зәринә Зиннә­туллина;
3. Өченче дәрәҗә лауреат, Күшәр авылыннан Сәйдә Галимҗанова.
Зурлар арасында:
1. Дүртенче дәрәҗә лауреат, Каенсар авылыннан Сөембикә Мәгъсүмҗанова;
2. Икенче дәрәҗә лауреат, Иске Җогып авылыннан Раушан Садыйков;
3. Икенче дәрәҗә лауреат, Күәм урта мәктәбеннән Алия Садриева;
4. Беренче дәрәҗә лауреат, Олы Әтнә авылыннан Галия Минһаҗева;
5. Беренче дәрәҗә лауреат, Кече Әтнә авылыннан Гөлнара Ногманова.
“Казан арты – Әтнә төбәге” V районкүләм конкурсының “Сәламәтлек – зур байлык” номинациясендә җиңүчеләр.
Зурлар арасында:

1. Беренче дәрәҗә лауреат, Биектау районы, Каймар поселогыннан Аделина Галимҗанова.
Балалар арасында:
1. Өченче дәрәҗә лауреат, Күңгәр урта мәктәбеннән Әмир Галиев;
2. Өченче дәрәҗә лауреат, Күңгәр урта мәктәбеннән Әдилә Галиева;
3. Өченче дәрәҗә лауреат, Күәм урта мәктәбеннән Айрат Батталов;
4. Икенче дәрәҗә лауреат, Яңа Шашы җирлегенең “Ак калфак” оешмасыннан Азалия Мортазина;
5. Икенче дәрәҗә лауреат, Олы Әтнә урта мәктәбеннән Әдилә Шиһапова;
6. Беренче дәрәҗә лауреат, Олы Әтнә урта мәктәбеннән Зәмирә Мифтахетдинова.
“Казан арты – Әтнә төбәге” V - районкүләм конкурсының
Ватанпәрвәрлек кайдан килә?” номинациясенең дипломантлары:

1. Рәмзия Җәләлиева, Яңа Шашы җирлегенең “Ак калфак”
оешмасыннан;
2. Иделия Һадиева, Күәм урта мәктәбе;
3. Риназ Нәҗмиев, Күәм урта мәктәбе;
4. Эмилия Каммерцель, Түбән Көек мәктәбе;
5. Гөлүсә Галимҗанова, Күңгәр авыл җирлегенең “Ак калфак” оешмасыннан.
“Ватанпәрвәрлек кайдан килә?” номинациясендә җиңү­челәр:
Балалар арасында:

1. Өченче дәрәҗә лауреат, Күәм урта мәктәбеннән Аяз Батталов;
2. Өченче дәрәҗә лауреат, Олы Әтнә авылыннан Әминә Якупова;
3. Өченче дәрәҗә лауреат, Яңа Шашы җирлегенең“Ак калфак” оешмасыннан Айрат Корбанов;
4. Икенче дәрәҗә лауреат, Күәм урта мәктәбеннән Лилия Гатауллина;
5. Икенче дәрәҗә лауреат, Күәм урта мәктәбеннән Фирүзә Халикова;
6. Беренче дәрәҗә лауреат, Ши­һабетдин Мәрҗани исе­мен­дәге Комыргуҗа урта мәк­тәбеннән Ильзат Зин­нә­тул­лин.
Зурлар арасында:
1. Өченче дәрәҗә лауреат, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбеннән Лилия Мөхәмәт­шина;
2. Өченче дәрәҗә лауреат, Яңа Шашы җирлегенең “Ак калфак” оешмасыннан Зөһрә Корбанова;
3. Өченче дәрәҗә лауреат, Күәм урта мәктәбе укытучысы Римма Борһанова;
4. Икенче дәрәҗә лауреат, Югары Шашы авылыннан Рәфинә Мифтахова;
5. Беренче дәрәҗә лауреат, Яңа Шашы җирлегенең “Ак калфак” оешмасыннан Зөлфия Гәрәева;
6. Беренче дәрәҗә лауреат, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбенең тарих укытучысы Рубис Сәфәров.

“Казан арты – Әтнә төбәге” V районкүләм конкурсының актив катнашучылары:
1.  Яңа Шашы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Гөлнара Корбанова;
2. Күңгәр “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Гөлүсә Галимҗанова;
3. Мәктәпләр арасында “Иң актив катнашучы”, Яңа Шашы мәктәбе;
4. Мәктәпләр арасында “Иң актив катнашучы”, Түбән Көек мәктәбе;
5. Мәктәпләр арасында “Иң актив катнашучы”, Күәм урта мәктәбе;
6. Мәктәпләр арасында “Иң актив катнашучы”, Олы Әтнә урта мәктәбе;
7. Мәктәпләр арасында “Иң актив катнашучы”, Комыргуҗа урта мәктәбе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев