Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

"Конфетки", "Ал чәчәк" - Халыкара конкурс сынавын уза

Казан шәһәрендә 22 ноябрьдән 24 ноябрьгә кадәр "КИТ" Халыкара конкурсы уздырыла.

    Конкурс вокал, хореография, инструменталь башкару, фото сәнгате, декоратив-гамәли сәнгать, сынлы сәнгать, мода театры, театр, нәфис сүз, кино сәнгате, мультипликация, конферанс, цирк сәнгате, оригиналь жанр номинацияләре буенча уза.

Әлеге бәйгегә безнең "Конфетки" вокаль ансамбле (җит. А.Зәйнуллина) һәм "Ал чәчәк" бию төркеме (җит. А. Абдуллина) катнаша.

- Кичә безнең әлеге бәйгедә "Конфетки" чыгыш ясады, бүген "Ал чәчәк" бию төркеме үз осталыгын күрсәтте. Ике төркем дә гала -концертка узды. Урыннар әнә шул концертта билгеле була...- диде сәнгать мәктәбе директоры Алия Абдуллина. 

Концерт беткәнен генә көтәсе калды.

Уңышлар телибез Сезгә!

А.Абдуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев