Бүген шахматчыларыбыз Кенәрдә оештырылган ярыштан кайттылар.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының күппрофильле учреждениеләрендә белем алучылар арасында "Төньяк Балкышы" беренчелегенә узган шәхси һәм команда беренчелегендә 11 команда катнаша.
- Өч команда - Мамадыштан, 2 команда - Кукмарадан, 1 команда - Балтачтан, 1 команда - Биектаудан, 3 команда - Арчадан, 1 команда Олы Әтнәдән катнашты. Тиз йөрешле бу уеннарда 2 очко өстенлек белән безнең Олы Әтнә командасы - беренче урынны алды. Икенче урында - Кукмара, өченче урында Мамадыш командасы калды. Шәхси беренчелектә малайлар арасында безнең Шәрәфиев Самат 5 уеннан 5 очко туплап, 100 процент белән беренчелекне алды. Кызлар арасында Азалиябез 5 уеннан 4 очко туплап, шулай ук беренче урын алды. Мин уеннардан бик канәгать. Бик тырыштылар, нәтиҗәсе күренә,- ди шахмат тренеры Раил Шакиров.
Котлыйбыз!
Раил Шакиров фотолары
Нет комментариев