Әтнәләр, сезнең өчен бу - әзерләп карагыз!
Еш кына бәйрәм табынына үзенчәлекле нидер әзерлисе килә. Ә нәрсә әзерләргә - белмибез... Менә сезгә рецептлар.
- Тәмле эчлек белән сыр рулеты
Яңа ел өстәле өчен эчлек салынган бу рулетны сыр яратучылар бәяләячәк. Рулетның нигезе – эретелгән туралган сыр, ә эчлеге яшел һәм гөмбәле эремчек сырыннан тора. Бу вакытта эчлек теләсә-нинди булырга мөмкин: яраткан гөмбә уылдыгы яки паштет, яшеллек яки гөмбә белән бәрәңге боламыгы, эремчек сыры белән төрле кушылмалар һ. б. Әзерләү технологиясе бик гади һәм шактый тиз, бу Яңа ел бәйрәмнәре чорында аеруча мөһим. Аны алдагы көнне дә әзерләргә була, ә 31 декабрьдә сыр рулетын порцияләргә кисеп, тәме буенча бизәргә генә кала. Әгәр сыр рулетларыннан фантазия чыршысы ясасаң, ул бәйрәм өстәленең бизәге булачак.
Кирәк:
Каты яки ярымкаты сыр – 300 г., гөмбә – 350 г., эремчекле сыр (сыр творожный) – 200 г., яшел үлән – 30 г., сарымсак – 1 тырнак, бик зур булмасын, зәйтүн мае – 1 аш кашыгы, тоз – тәменчә, кара борыч – тәменчә.
Әзерләү:
Бу очракта яхшы эри торган каты (яки ярымкаты) сыр алырга кирәк. Төрле сырлар катнашмасын кулланырга мөмкин. Чөнки сыр рулетның нигезе булачак. Теләсә-нинди гөмбәләр алырга була: шампиньон, вешенка, урман гөмбәләре, шул исәптән туңдырылган гөмбәләр дә кулланып була. Сыйфатлы гөмбәләрне сайлагыз, чөнки алар гомуми тәм палитрасында аерылып торачак. Гөмбә исе килеп торсын, шулай ук текстура һәм тәм өчен вакланган чикләвекләр өстәгез. Сарымсакны теләмәсәң кулланмаска да була, яисә, зур булмаган бер тырнак алырга мөмкин. Сарымсакны күп итеп өстәргә кирәкми, чөнки аның актив тәме гөмбә тәмен өзәргә мөмкин. Яшел үләнне үзегез теләгәнчә сайлагыз – петрушка, укроп, яшел суган, тимьян һәм хәтта кинза да урынлы булачак. Эчлекне киптерелгән үләннәр белән дә тәмләтеп була. Кирәк булса, гөмбәләрне чистартырга һәм салкын су астында тиз генә юарга кирәк. Кәгазь сөлге белән чылатып, кечерәк кисәкләргә турагыз.
Табада зәйтүн мае җылытып, гөмбә өстәгез, тиз генә болгатып, уртача утта болгатып пешерегез. Гөмбәләр башта сыеклык бүлеп чыгаралар, аны парга әйләндерергә кирәк, ә аннары аларны аппетитлы алсу төскә кергәнче кыздырырга кирәк. Моңа 10 минутка кадәр вакыт китәргә мөмкин. Процесс уртасында гөмбәләрне тозларга һәм болгатырга кирәк. Теләгегез булса, киптерелгән үләннәр белән тәмләтеп була.
Духовканы температураны 180 градуска куеп җылытыгыз. Яшел үләнне (яшел суганнан тыш) 15 минутка салкын суда чылатып, агып торган суда юыгыз. Киптерегез, каты сабакларын алып ташлап, вак итеп турагыз. Эремчекле сырны яшел үлән һәм вакланган (яки вак угычта ышкылган) сарымсак белән болгатыгыз. Катнашманы татып карап, тәменә күрә тоз һәм яңа тартылган кара борыч кушыгыз. Бертөрлелеккә кадәр болгатыгыз. Яңа елга рулет өчен эчлек әзер.
Каты сырны эре яки урта угыч аша чыгарыгыз. Ышкылган сырны тигез катлам итеп пергамент җәелгән табакка салыгыз. Сырны 180 градуска кадәр кыздырылган духовкага 2 - 3 минутка җибәрегез. дөрес, сайлаган сырга карап, бераз күбрәк вакыт кирәк булырга мөмкин (5 минутка кадәр). Сыр эрергә тиеш, ләкин кызмасын, югыйсә,суынганда сыр катламы каты булачак. Шуңа күрә сыр массасын гел күзәтергә кирәк. Сыр эрү белән, аны духовкадан чыгарыгыз һәм суытыгыз. Яшел катламлы эремчек сырыннан ясалган бу эчлекне сыр коржына салыргыз. Өстенә кыздырылган гөмбәләрне тезегез. Эчлек салынган сыр коржын рулет итеп төрегез. Аны ул тулысынча суынганчы формалаштырырга кирәк. Әгәр рулетны буйга түгел, ә аркылыга борсаң, порцияләр күбрәк булачак, әмма аларның саны азрак булачак.
Аны пергамент белән каплап, җайлап суытырга да була. Аннан азык-төлек пленкасына төреп, 1 - 2 сәгатькә суыткычка куегыз. Мондый хәлдә сыр рулеты суыткычта берничә көн саклана ала. Бирер алдыннан пленканы салдырыгыз, 1 - 1,5 см калынлыктагы порцияләргә аркылы кисеп, тәлинкәгә матур итеп салыгыз (тәлинкәне салат яфраклары белән түшәргә мөмкин) һәм яшел үлән белән бизәгез.
Киңәш. Сыр рулетының эчлеге төрледән-төрле булырга мөмкин – яшел үлән һәм сарымсак белән эремчек (эремчек/атланмалы сыр, фета) яки суган белән кыздырылган гөмбә, кишер һәм суган белән йомырка эчлеге яки йомырка-сыр эчлеге, гөмбә уылдыгы яки яшеллек һәм/яки гөмбә белән бәрәңге боламыгы, татлы борыч, зәйтүн һәм эремчек сыры һ.б. теләсә- кайсын сайлагыз. Нәтиҗәдә – эчлек салынган сыр рулеты Яңа елга әзер. Тәмле аппетитлар Сезгә!
2. Бәйрәм тавыгы рулеты
Ипи эчлеге салынган тавык рулеты Яңа ел өстәле артында иң затлы гурманны да гаҗәпләндерергә сәләтле. Ак ипи ашамлыкка үзенчәлекле назлылык, җиңеллек һәм гадәттән тыш кызыклы төсмер бирә. Укроп һәм суган белән бергә рулет көчле хуш ис ала һәм ул бөтен өйгә тарала. Фольгада кыздыру тавык филесен бик нәфис һәм хуш исле итә. Бу ризыкның бөтен матурлыгы шунда ки, рулетны кайнар ризык сыйфатында да, салкын закускалар сыйфатында да бирергә мөмкин. Сезгә бары тик суынган рулетны юка телемнәргә кисеп, бәйрәм ризыгына матур итеп салырга гына кирәк.
Кирәк:
Тавык филесе - 1 кг., башлы суган – 80 г., икмәк – 150 г., сөт – 60 г., тавык йомыркасы – 1 данә., горчица – 2 а.к., укроп - 4 ботак, үсемлек мае – 3 а.к., тоз – 1 ч. к., кара борыч – 1 ч. к.
Әзерләү:
Яңа елга бәйрәм тавыгы рулеты өчен барлык ингредиентларны әзерләгез. Тавык филесе суытылган булырга тиеш. Тавык түше филесен дә кулланырга була, ләкин нәкъ менә бот филесе ашамлыкны аеруча сусыл итә.
Духовканы 180 градуска кадәр җылытыгыз. Ипи әзерләгез. Аны вак кисәкләргә турап, тирән чынаякка салыгыз. Бәйрәм рулеты өчен иң яхшысы – ак батон. Башлы суганны чистартып, вак итеп турагыз. Туралган суганны туралган ипи салынган чынаякка өстәгез.
Чынаякка сөт салыгыз. Сөтнең майлылыгы әллә ни зур әһәмияткә ия түгел. Укропны юып, киптерегез, вак итеп турагыз һәм чынаякка башка ингредиентлар янына өстәгез. Икмәк эчлегенә ярты чәй кашыгы тоз һәм борыч салыгыз. Барысын да кул белән җебетеп бетерергә кирәк. Ипи эчлегенә тавык рулеты өчен горчица һәм бер тавык йомыркасы өстәргез. Барлык компонентлар үзара тигез таралсын өчен, барысын да бергә бутау яхшы.
Рулет өчен тавык филесе әзерләү. Итне тактага тезеп куегыз һәм чүкеч белән җиңелчә суккалагыз. Кухня чиста булсын һәм иттән сүл чәчрәп чыкмасын өчен, аны целлофан пакет белән каплап, аның аша суккаларга мөмкин. Тавык филесен фольга өстенә салырга, тозларга һәм борычларга кирәк. Кисәкчекләрне бер-берсенә тыгыз итеп тезеп куярга кирәк, чөнки пешергәндә итнең кысылу үзлеге бар. Тавык филесе өстенә әзер эчлек салырга һәм аны бөтен ит өслегенә җәеп тигезләгез.
Эчлек ит эчендә булсын өчен рулет итеп төрегез. Моны итне фольга очлары белән әйләндереп эшләү җиңел. Кирәк булганда, рулет тыгызрак булсын өчен өстәмә фольга бите белән төрергә була. Бәйрәм тавык рулетын пергамент җәелгән савытка салыгыз. Пергамент соңыннан табаны юу җиңелрәк булсын өчен генә кирәк. Бәйрәм тавыгы рулеты салынган савытны 180 градуска кадәр җылытылган духовка уртасына куярга кирәк. Рулетны 50 минут кыздырыгыз. Духовкадан алгач, бүлмә температурасына кадәр, фольгадан алмыйча гына тулысынча суытырга кирәк. Аннары рулетны суыткычка салыгыз. Мондый рулетны суыткычта 2 тәүлек буе сакларга мөмкин.
Рулет әзерләү процессын дәвам итү өчен, духовканы тагын 180 градуска кадәр җылытырга һәм ашамлыкны тәкъдим итәр алдыннан түбәндәгеләрне эшләргә кирәк.
- Фольганы кисеп, рулетны бераз ачыгыз. Бәйрәм тавыгы рулетын зәйтүн мае белән майлап, кайнар духовка уртасына тагын 1015 минутка куегыз. Бу рулет матур алтын төс алсын өчен кирәк. Әгәр сез рулетны алдан әзерлисез икән, шул вакыт эчендә ул яхшы җылынырга өлгерәчәк.
- Бәйрәм тавыгы рулетын духовкадан алып, 5 минутка бераз суынырга калдырыгыз. Тавык рулетын өстәл янына кисәкләргә турап яки бөтен килеш китерегез. Бәйрәм тавыгы рулетын розмарин белән бизәргә була. Мондый рулет яшелчә гарнирлары һәм яшелчә салатлары белән бик яхшы яраша. Яңа елга бәйрәм тавыгы рулеты әзер. Тәмле аппетитлар Сезгә!
- “Яңа ел сәгате” салаты
Бу рецептта туклыклы ит тә, тәмле краб таякчыклары да, файдалы яшелчәләр дә бар. Майонез, каймак яки горчица белән кушылган куе йогурт белән болгатырга була.
Кирәк:
Тавык филесы – 200 г., помидор – 250 г., тавык йомыркасы – 3 данә, каты сыр – 100 г., краб таякчыклары – 100 г., кызыл суган – 100 г., кишер – 100 г., майонез – 100 г., тәмләткечләр – тоз, вакланган кара борыч, яшел үлән – тәменчә.
Барлык ингредиентларны әзерләргә. Әзер ризык үз тәме белән безне сөендерсен өчен, сыйфатлы продуктлар алырга кирәк. Краб таякчыклары тәмле һәм сусыл булырга тиеш. Ак тавык ите яңа суытылган булса яхшы. Алай ук үткен булмасын өчен кызыл суганны ак яки башка салат суганы белән алыштырырга мөмкин. Каты сырны үз тәмеңә карап сайларга була. Бизәү өчен теләсә-нинди яшел үлән ярый. Салатны бәйрәм табынына бер көн кала әзерләргә була. Бу очракта тозны кулланмау яхшырак, чөнки ул ингредиентлардагы барлык сокларны үзенә суыра.
Тавык филесен чайкап алыгыз. Кирәк булса, артык майны кисеп ташлагыз. Салкын сулы савытка салыгыз. Көчле утта кайнатыгыз. Бераз тозларга кирәк. Лавр яфрагы һәм бер-ике борчак кара яки хуш исле борыч өстәргә мөмкин. Утта кайнап чыкканнан соң, 20-25 минут чамасы сүрәнрәк утта пешерегез. Пешерү вакыты ит кисәгенең зурлыгына бәйле. Вакыт мөмкинлек бирсә, әзер итне шулпалы кәстрүлдә калдырырга кирәк. Шулай итсәң ул сусылрак булачак.
Суынган итне шулпадан алыгыз. Зур булмаган шакмакларга кисегез. Салатны формалаштыру өчен биеклеге 4 см, диаметры 21 см һәм төбе яссы булган тирән савыт бик яхшы булачак..Салатны тиешле диаметрлы итү өчен боҗра кулланырга мөмкин. Салат биек булмаска тиеш. Итне тәлинкәгә салып, кашык белән тигезләгез һәм басып тыгызлагыз. Вакланган яки яңа борыч сибегез. Майонез күләмен тәменә карап көйләргә кирәк.
Кызыл суганны чистартырга, чайкарга һәм артык дымнан тастымал манып корытырга кирәк. Вак кисәкләргә турагыз. Аны икенче катлам итеп салыгыз. Шулай ук тигезләргә һәм кашык белән баскаларга кирәк. Помидорларны юып киптерегез. Анысының да сортын үзегез теләгәнне сайлагыз. Аларны урталай кисеп, кашык белән сыек өлешен алып ташлагыз. Нәтиҗәдә салат артык сыек булмаячак. Тыгыз помидор йомшагын шакмакларга турап, кызыл суган катламына салып тигезләгез һәм баскалагыз. Бераз борыч сибеп, майонез челтәре ясап майлагыз. Әгәр краб таякчыклары туңдырылган булса, алдан ук суыткычтан алып, эретегез. Юка түгәрәкләр итеп кисегез. Краб катламын майонез белән майларга кирәкми.
Йомыркаларны тозлы салкын суда тотып, кайнап чыкканнан соң 10 минут пешерергә. Пешкән йомыркаларны 10-15 минутка салкын суга салып тотыгыз. Йомырка сарысын аксымнан аерыгыз. Сарысын уртача угычта уыгыз. Краб таяклары өстенә салыгыз. Тигезләгез. Майонез сылагыз.
Каты сырны уртача яки вак угычтан чыгарыгыз. Икенче катлам итеп салыгыз. Тигезләргә һәм баскаларга.
Бизәү өчен пешкән кишер кирәк булачак. Татлы тамырны щетка белән пычрактан юыгыз һәм әзер булганчы 20-25 минут тозлы суда пешерегез. Пешерү вакыты яшелчәнең зурлыгына бәйле. Суытып, чистарткач, түгәрәкләп турагыз. Түгәрәкләрдән зур булмаган диаметрлы боҗралар кисеп чыгыгыз. 13 боҗра кирәк булачак һәм ике ук кисеп алыгыз.
Сыр өстенә боҗралар куеп, циферблат ясагыз. Укларны да куярга онытмагыз.
Майонез белән һәр түгәрәккә тиешле санны язарга һәм яшел үлән яфраклары белән бизәргә.
«Яңа ел сәгате» салаты әзер. Матур бәйрәм һәм тәмле аппетит булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев