Әйләнәбез дә кайтабыз, әйләнәбез дә кайтабыз...
Чисталык

Әйләнәбез дә кайтабыз, әйләнәбез дә кайтабыз...

Һаман да шул чисталык, чүп-чар турында бара сүз.

Елның кайсы гына фасылы булмасын, чисталык мәсьәләсе, чүп-чарны урнаштыру иң актуаль темаларның берсе булып кала бирә.
Соңгы елларны чүп мәсьәләсе тагын да кискенләште. Шушы көннәрдә районда Та­тар­станның табигатьне саклау буенча районара прокуроры Алмаз Вәлиәхмәтов булып китте. Ул гражданнарны экология һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча кабул итте. 
Кабул итүгә килүчеләр Алмаз Рамил улына үзләрен генә түгел, шулай ук халыкны борчыган проблемаларны җиткерделәр. 
Һәр бирелгән сорау чүп чыгару, чисталык мәсь­ә­ләсенә кагылды.
Ә менә Түбән Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова авыл халкы һәм җирлек исеменнән авылдагы чүп-чарны атнага бер тапкыр җыю мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. Чыннан да, биредә чүп җыю мәсьәләсе бик кискен тора – чүп бары тик ике атнага бер тапкыр гына җыела. Авыл җирлеге башлыгы җитәкчедән әлеге мәсьәләне уңай хәл итүне сорады.
Соңыннан Татарстанның табигатьне саклау буенча районара прокуроры Алмаз Вәлиәхмәтов районнарда халык белән очрашулар вакытында иң борчыган сораулар турында да әйтеп узды. 
– Иң беренче бирелгән сорауларның берсе – көнкүреш калдыкларны вакытында урнаштыру, мәйданчыкларны вакытында җыештыру мәсьәләсе булды. Күп очракта бирелгән сорау – чүпне чыгару ысулы буенча. Бездә чүп чыгаруның ике ысулы бар – контейнер мәйданчыклары һәм капчык белән. Билгеле һәр җирлек өчен ысуллар төрле – кемнәрдер өчен капчыклы ташлау, ә кемгәдер контейнер ысулы уңайлы. Икенче иң зур сорауларның берсе  – су объектларының чисталыгы. Оешмалар, шулай ук шәхси хуҗалыкларда пычрак суларны якын тирәдәге сулыкларга агызу очраклары бар. Табигатьне саклау юнәлеше буенча су объектларына зур игътибар бирелә. Чөнки сулар кече сулыклардан зур елгаларга агып төшәләр. Кеше һәм балыклар өчен дә сулыкларның чиста булуы мөһим. Һәм өченче борчыган мәсьәлә – җир асты байлык­ларыннан законлы файдалану, – дип аңлатып үтте прокурор.
Бүгенге көндә табигатьне сак­лау буенча районара прокуратурасы тарафыннан 340 хокук бозу очрагы ачыкланган, хокук бозучыларга карата 137 административ эш кузгатылган. Төрле су объектларын кайтару буенча судка 10га якын дәгъва белдерелгән.
 


Нет комментариев