8 декабрь 2025 яңалыклары
-
Чембулат авылында җылы очрашу
Чембулат авылында сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы Әнәс Җәләлиев - Әфган сугышы ветераны һәм Илһам Акбиров - Чечня сугыш ветераны белән очрашу узды.
-
Татарстанда ел башыннан 1,5 меңнән артык авылда яшәүче хатын-кыз акчалата ярдәм алган
Татарстанда авылда кимендә өч ел яшәүче хатын-кызларга бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү бирелә.
-
Казанда беренче газ белән кар эретү пунктын ачарга телиләр
Казанда беренче газ кар эретү пунктын ачарга ниятлиләр. Аны «Салават Күпере» микрорайонында төзергә планлаштыралар, дип сөйләде «эшлекле дүшәмбе» дә шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты башлыгы Альберт Шәйнуров.
-
Казан Кремленең Вәкиллек корпусында коррупциягә каршы конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
Җиңүчеләр арасында, туган телдәге иҗади эшләре (инша – эссе) номинациясендә Бәрәскә урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Сәгъдиев Ильяс Наил улы 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде, җитәкчесе Хиндия Әхмәтҗанова Мөхәммәтҗан кызы. Олы Әтнә урта мәктәбе укучысы Холмуродов Ильвир иҗади эш - плакат номинациясендә гран-при иясе булды, җитәкчесе Исхакова Гөлнара Рифкать кызы.
-
Татарстан халкын көчле магнит давылы һәм поляр балкыш көтә
Бу атна башында, 9 һәм 10 декабрьдә, магнит давыллары көтелә.
-
Торак-коммуналь хуҗалыгына тарифлар Татарстанда ике тапкыр артачак
2026 елда Татарстан халкын ике тапкыр торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар арту көтә. Гыйнварда тарифлар 1,7% ка, ә октябрьдә аерым муниципалитетларда өстәмә рәвештә 18,2% ка артачак. Индексацияне Россия премьер-министры Михаил Мишустин раслады.
-
Татарстанда АПК белгечләрен укытуга өстәмә акчалар биреләчәк
Бу Михаил Мишустин имзалаган хөкүмәтнең рәсми сайтындагы боерыктан күренә.
-
Безнең Әтнә районы командасы икенче урынны яулады
Арча шәһәренең «Арча» спорт комплексында 6-7 декабрьдә 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында волейбол буенча Арча муниципаль районы беренчелеге узды.
-
Күрше Арча районында юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше үлгән
Юл-транспорт һәлакәтендә «Лада» пассажиры үлгән. Фаҗига сәбәпләрен автоинспекторлар тикшерә.
-
Юлларда көчле бозлавык
Әтнәдә буген температура - 6..,-11 градуска кадәр салкын.