13 ноябрь 2025 яңалыклары
-
Казан аэропортында террорчылар сафына кушылырга теләгән ир-атны тоткарлаганнар
Халыкара террорчылык оешмасы эшчәнлегендә катнашу өчен чит илгә чыгарга ниятләгән Чувашиядә яшәүче 52 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылды.
-
Икътисадчы 2026 елда йөклелек буенча пособиенең минималь һәм максималь күләмен атады
2026 елда йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең минималь күләме бер балалы йөклелек вакытында - 124,7 мең, бер балалы йөклелек вакытында өзлегүләр барлыкка килсә - 138,9 мең һәм күп балалы йөклелек вакытында 172,8 мең сум тәшкил итәчәк.
-
Татарстан Республикасында яшәүче 30 меңгә якын кеше 2025 ел башыннан пенсия билгеләүне сорап электрон гариза биргән
Ел башыннан Татарстанда яшәүче 28.497 кеше пенсия билгеләү өчен документларны алдан әзерләү хезмәтеннән файдаланды һәм пенсия билгеләүгә гариза бирде. Болай эшләү түләүләрне төгәл, вакытында һәм барлык расланган пенсия хокукларын исәпкә алып билгеләргә ярдәм итә.
-
Татарстанда сеңлесен үтергән хатын-кызны тоткарлаганнар
Кукмара районында яшәүче өлкән яшьтәге хатын-кызны сеңлесен үтерүдә шикләнеп тоткарлаганнар.
-
Әтнә районында яуган кар машина йөртүчеләрне кыен хәлдә калдырды
Бүген иртән Әтнәдә кинәт яуган кар, машина йөртүчеләрне кыен хәлдә калдырды. Әлегә кадәр кышкы көпчәккә күчмәүчеләр автосервисларга ашыкты.
-
Әтнә муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы киңәйтелгән утырышы булды
Утырышта мәктәп директорлары, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, тәрбия буенча киңәшчеләр һәм районның төрле оешмалары җитәкчеләре катнашты.
-
Бүген Әтнәдә карлы-яңгыр ява
Юлларда урыны белән көчле бозлавык, сак булыгыз!