Әтнә районында яуган кар машина йөртүчеләрне кыен хәлдә калдырды
Бүген иртән Әтнәдә кинәт яуган кар, машина йөртүчеләрне кыен хәлдә калдырды. Әлегә кадәр кышкы көпчәккә күчмәүчеләр автосервисларга ашыкты.
Район үзәгендә автосервисларны махсус карап чыктык. Барысында да чират. Нигә әлегә кадәр алыштырмадыгыз, дигән сорауга җаваплар төрле булды.
- Кыш тиз генә җитәр кебек түгел иде.
- Һава торышы әле плюс, әле минус булып торгач, суытып җибәрер, кар да явар дип уйламадым. Казаннан тикле кайттым. Бүген юлларда бер машина да чапмый, һәр кайсы акрын гына бара. Узып китүчеләр дә юк. Әтнәггә кайту белән автосервиска килдем. Монда да чират, - диде Гүзәл Гарипова.
- Үземнең шәхси машинаныкын күптән алыштырдым. Эшнеке алышынмаган иде, - диюче ир-егетләр дә булды.
Кыскасы, машина йөртүчеләрнең күбесе әлегә кадәр бу мәсьәләне җитди кабул итмәгән. Ә бит һава торышы алдагы көннәрдә тагын да үзгәрүчән булачак дип фаразлана. Шуңа күрә кышкы тәгәрмәчләргә вакытында күчү - һәр машина йөртүчесенең төп бурычы.
Олы Әтнәгә күрше Арча районы Иске Кишет авылыннан да килгәннәр иде.
- Машинада күп йөрмәсәм дә, кышкы көпчәккә күчәргә кирәк дип уйладым, – диде Иске Кишет авылыннан Әхтәм Әхмәтҗанов.
Урамда да хәлләр шәптән түгел. Бозлавык нәтиҗәсендә җәяүлеләргә дә сак булырга кирәк. Аяк астына карап, ашыкмыйча атлагыз.
Иртәрәк уянып, юлга чыгар алдыннан һава торышын карагыз. Сак булыгыз, юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез. Һәм иң мөһиме: кышкы тәгәрмәчләргә күчегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев