Казан аэропортында террорчылар сафына кушылырга теләгән ир-атны тоткарлаганнар
Терроризмга каршы

Казан аэропортында террорчылар сафына кушылырга теләгән ир-атны тоткарлаганнар

Халыкара террорчылык оешмасы эшчәнлегендә катнашу өчен чит илгә чыгарга ниятләгән Чувашиядә яшәүче 52 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылды.

Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Федераль иминлек хезмәтенең республика буенча идарәсенә сылтама белән хәбәр итә.

Көч структуралары версиясе буенча, ир-ат мессенджерда террорчылык оешмасы вәкиле белән язышкан һәм шул оешмага кушылырга теләвен белдергән.

Ул теләген тормышка ашыру нияте белән Казан халыкара аэропортына килгән, һәм аны шунда тоткарлаганнар.

Татар-информ


Нет комментариев