Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Әтнә муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы киңәйтелгән утырышы булды

Утырышта мәктәп директорлары, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, тәрбия буенча киңәшчеләр һәм районның төрле оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Комиссия утырышында шулай ук районда спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләре, спорт корылмаларының торышы һәм аларның халык өчен уңайлылыгы турында да фикер алышынды. Яшь буынның сәламәтлеген ныгыту, спортка мәхәббәт тәрбияләү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, спорт секцияләре һәм түгәрәкләренең эшен камилләштерү кирәклеге ассызыкланды.

Утырыш барышында мәктәп директорлары һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, балаларның ялын оештыру һәм спорт белән шөгыльләнү өчен булган мөмкинлекләрне күрсәттеләр. Тәрбия буенча киңәшчеләр исә балаларның кызыксынуларын һәм ихтыяҗларын өйрәнү, шуңа нигезләнеп яңа проектлар һәм программалар тәкъдим итүнең мөһимлегенә басым ясадылар.

Киңәшмә ахырында комиссия тарафыннан конкрет тәкъдимнәр һәм карарлар кабул ителде.Спорт инфраструктурасын үстерү һәм халык өчен уңайлы шартлар тудыру буенча чаралар билгеләнде. Әлеге карарларның үтәлешен контрольдә тоту ассызыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев