Әтнә кошларны каршыларга әзер
Рәхим итегез,дуслар!
Яз,яз,яз җитте,
Тәрәзәне ачтылар
Тып,тып,тып итә
Эре,эре тамчылар.
Чыннан да,урамда яз хөкемлек итә.Көннән көн кояшның җылы нурлары яз җитүен хәбәр итә.Күптән көткән канатлы дусларыбыз-кара каргалар да туган якларына кайтып,оя кора башладылар. Язгы саф һаваны ярып,әйтерсең лә,үзләренең исән-сау әйләнеп кайтуларын хәбәр итәләр.
Ә тиздән сыерчыклар да кайтыр вакыт җитә....