21 март 2018 яңалыклары
-
Сөенче: "Конфетки"...- фотолар
Балтачта гала концерт икәнлеген белә идегез. Тәмамланыр алдыннан җиңүчеләр бүләкләнде. Сөенче! "Конфетки" төркеме - 1 урында!
-
Филсинәгә җитеп булмады
Ары авылы кызы Филсинә Вәлиева бу. Сөбханалла. дип карагыз. Бүгенге бәйрәмнәр дулкыны хисләрне ярларыннан ташытырлык шул. Нәүрүз. Шигърият көне... Филсинә аптырап тормый. табигатькә чыгып шигырь укый...Ул әнә шулай яз китермәкчедер бәлки... Укы, сөйлә генә, тыңлаучы һәрчак табыла.
-
“Тайфун булырга мөмкин...”
Кытайдан сәлам. Монда яңгырлар сезоны. Һәркөн телефонга "Тайфун булырга мөмкин", дип кисәтү килә. Ниһаять, киноны төшереп бетерделәр. Арытты. Кытай теле ашыгып сөйләшкәндә колакка бик ятышсыз. Ниндидер боевик төшерделәр. Мин бер өзектә россиялене уйнадым. Инглизчә, русча сөйләштек. Татарча да әйтеп куясы килде. Иң гаҗәпләнддергәне: биредә яшәү арзан булса да, роль өчен...
-
Тикшерү көтмәгәндә килә...
Хәзерге вакытта оператив хезмәткәрләр тентү үткәрә. Татарстан Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан. (Казань, 21 марта, "Татар-информ"). Татарстан профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова өенә Татарстан Республикасы буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре тентү белән килгән. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Татарстан...
-
"Кояшкай"да - "Нәүрүз" бәйрәме
Әле ярый балалар бакчалары бар матур гореф-гадәтләребезне барлап, аларны балаларга өйрәтеп, Язны каршы алырга. Бүген Олы Әтнәдәге "Кояшкай" балаларының бәйрәмнәренә күз салыгыз әле, рәхәт булып китәр...
-
Бер сумка бүләк...
Кичә, 20 март көнне, Яңа Әтнә мәдәният йортында ветераннарның "Балкыш" фестиваленә әзерләнгән чыгышларыннан сайлап алынган иң-иң әйбәт номерларын карадык. Сокландык, горурландык. Алкышладык. Һәм катнашучыларны зурлап, сәхнәгә чыгып чыгыш ясаганнарына рәхмәт әйтеп, район советының аппарат җитәкчесе Гөлнара Галәутдинова Дипломнар тапшырды. Һәм аларның һәркайсына бер сумка күчтәнәч өләште... Алда, иртәгә - зона...
-
Казанның Отар бистәсендә янгында 58 яшьлек ир-ат һәлак булган
Фаҗига Матюшино урамындагы 1нче йортта килеп чыккан. (Казан, 21 март, "Татар-информ"). Казанда шәхси йортта 58 яшьлек ир-ат һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Казанның Отар бистәсендә Матюшино урамындагы янгын турында үзәк янгын пунктына хәбәр кичә көн уртасы...
-
"Конфетки" - бердәнбер чыгыш!
Республикага узган бердәнбер номер - "Конфетки" чыгышы. Афәрин, йолдызчыклар! Балтачта чыгыш ясаучы йолдызчыкларыбызның фотоларын карап сокланыгыз әле бер. Әлфинә Мөхәммәтҗанова фотолары. "Конфетки"
-
"Яшьләр тукталышы"- Әтнәдә
"ТНВ килгән икән! "- шулай зурлап, яратып сөйләшә беләбез. Чынлап та бүген, ТНВның "Яшьләр тукталышы" тапшыруы Олы Әтнәдә. Ниләр төшерәләр икән? Беләсегез киләдер. Килүнең төп максаты- Әтнә дәүләт драма театрының Ч.Айтматов "Гүзәлем Әсәл" спектакле. - "Гүзәлем Әсәл"не төшерделәр, артистларыбыз белән әңгәмә кордылар. Иң күңеллесе, сокландырганы, горурландырганы: режиссерыбыз Рамил Фазлыевның укучылары...
-
ТР Халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты “Нәүрүз” бәйрәменә чакыра
24 март көнне Казан ипподромында төрки һәм иран халыкларының "Нәүрүз" бәйрәме оештырыла. (Казан, 21 март, "Татар-информ"). 24 мартта Казанда төрки һәм иран халыкларының Яңа ел каршылау - "Нәүрүз" бәйрәме уңаеннан күңел ачу чаралары оештырыла. Бу хакта Татарстан Халыклар Дуслыгы йорты матбугат хезмәте хәбәр итә. Азербайҗан, әфган, казах, кыргыз, башкорт, таҗик,...
-
"Күнегүләр ярдәмендә умыртка баганасындагы бүсерне, остеохондрозны, сколиоз, кифозны дәвалап була”
Алсу Әбелханова белән булган әңгәмәне астагы сылтама буенча укыгыз. Видеодан карап өйрәнегез... Чыганак: http://intertat.tatar/shou-biznes-yanalyklary/alsu-belkhanova-sportzalga-trenirovkaga-kilde-b-ser-osteokhondroz-skolioz-kifoz-mind-bolarny-barysy-/ Автор: Эльвира ШАКИРОВА Фото: Александр Эшкинин
-
"Чемоданлы кеше" дәгъва кыла
Әтнә театры артисты Фаяз Хөсәенов - "Тантана"("Триумф") -2018 Театраль премиясе номинанты! 19 мартта Татарстан Республикасы мәдәният Министрлыгының «Тантана» ("Триумф") -2018 Театраль премиясен тапшыру турында Комиссия утырышы узды. Утырышта премиянең 11 номинациясендә катнашучылар исемлеге билгеләнде. "Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле" номинациясендә лауреат исеменә Аяз Гыйләҗевның "Югалган көн" спектаклендә Чемоданлы кеше...
-
«Йолдызлык»ның икенче туры – ник икәү генә!
Бүген, 21 мартта, Балтачта "Созвездие-Йолдызлык - 2018" эстрада сәнгатенең унсигезенче ачык Республика телевизион яшьләр фестиваленең икенче көне. Сайлап алынган иң-иң яхшы чыгышлар да "иләктән иләнеп", кич сайлап алынган шул чыгышлардан торган гала-концерт булачак. Бүгенге сайлап алу турына Әтнәдән бары ике чыгыш - "Алчәчәк" белән "Конфетки" узды. Бу - 47 чыгыштан...
-
"Тантана" театр премиясенә унөч татар спектакле дәгъва итә, берсе- безнеке!
"Тантана" - театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлар өчен ел саен бирелүче профессиональ премия. (Казан, 20 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда унөч татар спектакле төрле номинацияләрдә "Тантана" республика театр премиясенә дәгъва итә. Номинантлар исемлеге бүген Татарстан Мәдәният министрлыгының рәсми сайтына урнаштырылды. "Тантана" - театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен...
-
«Мин хатынны мактамыйм»
Аның белән сөйләшеп утыру - үзе бер дөнья, мәгънәле кино караган кебек. Ак сакаллы каләм әһеленең һәр сүзе тәмле, камил, чын татарча. Һәр татар анда үз бабасын таный, ил агасын күрә. Халык язучысы Рабит ага Батулланың сиксән яше ишек шакыган көннәрдә… хатын-кызлар турында сөйләшеп утырдык. Аңа гына хас нечкә юмор,...