Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Тайфун булырга мөмкин...”

Кытайдан сәлам. Монда яңгырлар сезоны. Һәркөн телефонга "Тайфун булырга мөмкин", дип кисәтү килә. Ниһаять, киноны төшереп бетерделәр. Арытты. Кытай теле ашыгып сөйләшкәндә колакка бик ятышсыз. Ниндидер боевик төшерделәр. Мин бер өзектә россиялене уйнадым. Инглизчә, русча сөйләштек. Татарча да әйтеп куясы килде. Иң гаҗәпләнддергәне: биредә яшәү арзан булса да, роль өчен...

Кытайдан сәлам. Монда яңгырлар сезоны. Һәркөн телефонга "Тайфун булырга мөмкин", дип кисәтү килә.

Ниһаять, киноны төшереп бетерделәр. Арытты. Кытай теле ашыгып сөйләшкәндә колакка бик ятышсыз. Ниндидер боевик төшерделәр. Мин бер өзектә россиялене уйнадым. Инглизчә, русча сөйләштек. Татарча да әйтеп куясы килде. Иң гаҗәпләнддергәне: биредә яшәү арзан булса да, роль өчен чагыштырмача әйбәт түләделәр. Менә шулай, актер булыр өчен биредә махсус белем дә, осталык та кирәк түгел икән. Иң мөһиме, үзеңне уйна һәм әллә ничә режиссерны гына тыңлыйсы...

Әлегә менә шулар, киләсе язмам Кытай кухнясы турында булыр. Бәлки, бер-ике рецепт белән дә бүлешермен әле.

Таһир Насыйбуллин,

Кытай-Казан-Әтнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев