«Йолдызлык»ның икенче туры – ник икәү генә!
Бүген, 21 мартта, Балтачта "Созвездие-Йолдызлык - 2018" эстрада сәнгатенең унсигезенче ачык Республика телевизион яшьләр фестиваленең икенче көне. Сайлап алынган иң-иң яхшы чыгышлар да "иләктән иләнеп", кич сайлап алынган шул чыгышлардан торган гала-концерт булачак. Бүгенге сайлап алу турына Әтнәдән бары ике чыгыш - "Алчәчәк" белән "Конфетки" узды. Бу - 47 чыгыштан...
Бүген, 21 мартта, Балтачта "Созвездие-Йолдызлык - 2018" эстрада сәнгатенең унсигезенче ачык Республика телевизион яшьләр фестиваленең икенче көне. Сайлап алынган иң-иң яхшы чыгышлар да "иләктән иләнеп", кич сайлап алынган шул чыгышлардан торган гала-концерт булачак.
Бүгенге сайлап алу турына Әтнәдән бары ике чыгыш - "Алчәчәк" белән "Конфетки" узды. Бу - 47 чыгыштан сайлап алынганы. Уйларлык та, нәтиҗә ясасаң, еларлык та бу сан.
Исегезгә төшерәм, кичәге сайлап алу турында Балтачта Биектаудан - 295, Теләчедән - 140, Кукмарадан -160 , Сабадан - 194, Арчадан 187 кеше чыгыш ясады.
Алар арасында иң азы Әтнәдән - 47 (!) чыгыш. Иң аз санлысы. Ярар аз да булсын, ялт иткән номерлар гына баргандыр дип нәтиҗәсен көттек. Ә нәтиҗәдә ике чыгыш үтте. Әле алары да бүген үтәме- юкмы? Бәлки Әтнәне төшереп калдырмас өчен булса да берсе үтәр, дип ышаныйк.
Үткәнгә кайтып, Әтнәдән сайлап алынган чыгышларны искә төшерикме, узган ел үзебездә үткәнен искә алыйкмы? Ник түбән тәгәрибез әле без? Сәләтле балаларыбыз азмы, монысы белән килешәсе дә килми; ә ник алар белән тиешле югарылыкта эшләүне оныттык соң? Мәдәниятебез бар, сәнгать мәктәбе үзебездә... Хәтта бер район үзәгендә булмаган дәүләт театрыбыз да бар безнең! Ә "Йолдызлык..."та күрсәтерлек чыгышлар юк, республикага үтәрлеге генә никтер азаеп бара... һәм бу Әтнәдә! Ник шулай?
Россияне әйләнгән "Алчәчәк", Президент каршында чыгыш ясаган Әлфис, Фаил... тагын күпме йолдызларыбыз бар иде... Ә бүген аларга алмаш юк. Менә бу "Йолдызлык..."- безнең барыбызга да бәя.
Уйланырга җирлек күптән бар иде! Нәтиҗә ясап эшли генә белмәдек...
Сүрия Мингатина
Фестивальнең барышы турындагы язмаларны бу сылтама буенча укый аласыз:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев