22 март 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр ишеттегезме
Бүген иртән Брюссель аэропортында ике шартлау булган. Матбугат чараларында 17 кеше һәлак булуы, уннарча кешенең зыян күрүе турында хәбәр ителә. Бельгия телеканалы VRT чыганагы буенча, террорлык атакасы турында сүз бара. Берничә минуттан Брюссельдә метрода ике шартлау булу турында хәбәр таралды. Матбугат.ру
-
Әтнәләр дә Сүриядән килгән җимеш ашаячак
Ел башында Төркиядән кертүне тыйганнан соң, хәзер Сүриядән кертелгән җиләк-җимеш һәм яшелчәләр шулар урынын алачаклыгы турында хәбәр итә «Коммерсантъ». 3 тонна әфлисун, лимон, грейпфрут, помидор һәм кәбестәне Новороссийски портына кайтарганнар да инде. Даими импорт булдыру өчен аннан кертелгән товарларның упаковкасы сыйфатсыз булуы комачаулый. Ә аны әзерләү буенча эш Сүриядә әле...
-
Әтнәдә вак-төяк проблемалар бетеп тормый...
Якшәмбе көнне Татарстанның торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. - Үзебезнең тармак министры Ирек Әнвәр улы Фәйзуллинның котлавында әйтелгәнчә, безнең тармакта эш бетеп тормый, мактанып та булмый, кимчелеге дә җитәрлек. Коммуналь хуҗалык оешмасында эшләүче ике дистәдән артык эшчеләребезгә, хезмәткәрләребезгә ихлас күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Түзгәннәре өчен, кышкы суык,...
-
Әтнәләрне "Бәллүр каләм" чакыра
Татарстан Журналистлар берлеге белән «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан үткәрелә торган «Бәллүр каләм» - «Хрустальное перо» XIX конкурсына иҗат эшләре кабул ителә башлады. Әлеге бәйге журналистика һәм масс-медиа өлкәсендә уздырыла. "Бәллүр каләм" конкурсы уздыруның төп максаты - Татарстан журналистларының профессиональлеген бәяләү, ел дәвамында медиа өлкәсе үсешенә йогынты...
-
Әтнәдә спорт ярышлары дәвам итә
Теләче районының "Батыр" спорт комплексында Салават Фәтхетдинов призына 2000 елгы һәм аннан да яшьрәкләр арасында Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов призына татарча көрәш буенча узган ярышларда Әтнә командасыннан Гадел Гыйләҗев 40 килограммда - өченче, Инсаф Файзрахманов 70 килограммнан артык авырлыкта 4 урынга лаек булды. X cпартакиада кысаларында кызлар арасында волейбол...
-
Әтнәләр белми калмагыз
25 март- Бөтенроссия халыкка бушлай юридик хезмәт күрсәтү көне. Татарстан Республикасында мондый ярдәм Россия Федерациясе Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә, "Бердәм Россия" партиясе рәисенең Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә, Татарстан Җәмәгать палатасы, "Бердәм Россия" фиркасенең район (шәһәр) бүлекләре иҗтимагый кабул итү бүлмәләрендә, Россия Юристлар ассоциациясе Татарстан төбәк бүлегенең Әлмәт һәм...
-
АРЫ ЯГЫ-УРМАНЛЫ ЯК – “Әтнә таңы” хәбәрчесе иҗаты
АРЫ ЯГЫ-УРМАНЛЫ ЯК Туган ягым,туган авылым, Рэхмэтем сина чиксез. Юксынырбыз,монланырбыз, Эгэрдэ калсак синсез. Кушымта: Ары ягы-урманлы як, Жилэк-жимешлэргэ бай. Куллэрендэ йозэ кошлар, Кырларда сайрый тургай. Бу гузэллек,матурлыкны, Табигать булэк иткэн. Туган якнын суын эчкэн, Еракка китмэс бездэн. Жылы майнын кичлэрендэ Агыла яшьлек моннары. Туган якта матур утэ, Бэйрэмнэре,туйлары. Эш соючэн...
-
Әтнә кызының сыйныфташлары
Мин Күшәр мәктәбенең 4 нче сыйныфында укыйм. Без сыйныфта тугыз бала: җиде кыз, ике малай. Безнең һәрберебезнең холкы төрле һәм һәрберебезнең дә үз сәләте бар. Мәсәлән, Лилия - сыйныфта иң яхшы укучы. Лилиянең сәләтләре бик күп: ул җырларга һәм биергә ярата . Камилә - минем иң якын дустым. Ул бик...
-
Әтнә егете дипломга лаек булган
Олы Мәңгәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Сәфәргалиев Айрат Фәргать улы Каюм Насыйри исемендәге XIV регионара фәнни-эзләнү укуларында "Туган тел язмышы һәм Каюм Насыйри эшчәнлеге" секциясендә уңышлы чыгыш ясап, III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Фәнни җитәкчесе югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фазлыева Рәмзия Габделбәр...