Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр белми калмагыз

25 март- Бөтенроссия халыкка бушлай юридик хезмәт күрсәтү көне. Татарстан Республикасында мондый ярдәм Россия Федерациясе Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә, "Бердәм Россия" партиясе рәисенең Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә, Татарстан Җәмәгать палатасы, "Бердәм Россия" фиркасенең район (шәһәр) бүлекләре иҗтимагый кабул итү бүлмәләрендә, Россия Юристлар ассоциациясе Татарстан төбәк бүлегенең Әлмәт һәм...

25 март- Бөтенроссия халыкка бушлай юридик хезмәт күрсәтү көне. Татарстан Республикасында мондый ярдәм Россия Федерациясе Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә, "Бердәм Россия" партиясе рәисенең Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә, Татарстан Җәмәгать палатасы, "Бердәм Россия" фиркасенең район (шәһәр) бүлекләре иҗтимагый кабул итү бүлмәләрендә, Россия Юристлар ассоциациясе Татарстан төбәк бүлегенең Әлмәт һәм Бөгелмә шәһәрләрендәге халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә - барлыгы 56 пунктта эш көне дәвамында (Казанда - 09.00 - 17.00, районнарда һәм башка шәһәрләрдә - 08.00 - 16.00 сәгатьләрдә) күрсәтеләчәк.


Казандагы кабул итү бүлмәләренең адреслары:

1. Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсе - Казан, Кремль урамы, 12/20 йорт;

2. "Бердәм Россия" партиясе рәисенең Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе - Казан, К.Маркс урамы, 31/7 йорт (10.00 - 17.00 сәгатьләрдә);

3. Татарстан Республикасы Җәмәгать палатасы (Бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәге) - Казан, Кремль, 1 кат;

4. "Бердәм Россия" партиясенең Авиатөзелеш районы бүлеге - Казан, Дементьев урамы, 2-Б йорт, 106 офис;

5. "Бердәм Россия" партиясенең Вахитов районы бүлеге - Казан, Сул Болак урамы, 48/1 йорт, 5 бүлмә;

6. "Бердәм Россия" партиясенең Киров районы бүлеге - Казан, Халтурин урамы, 16 йорт;

7. "Бердәм Россия" партиясенең Мәскәү районы бүлеге - Казан, Восстание урамы, 34 йорт;

8. "Бердәм Россия" партиясенең Яңа Савин районы бүлеге - Казан, Четаев урамы, 50 йорт, 2 кат, 202 бүлмә;

9. "Бердәм Россия" партиясенең Идел буе районы бүлеге - Казан, Ипподром урамы, 17 йорт, 2 бүлмә;

10. "Бердәм Россия" партиясенең Совет районы бүлеге - Казан, Себер тракты урамы, 20 йорт.

"Бердәм Россия" фиркасенең башка район бүлекләре иҗтимагый кабул итү бүлмәләренең адреслары шул районнарның гаммәви мәгълүмат чараларында, шулай ук Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтының "Россия Юристлар ассоциациясе" бүлегендә http://minjust.tatarstan.ru/rus/assocjurist.htm адресы буенча һәм Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге сайтында (alrf16.ru) урнаштырылачак.

Консультацияләрне Татарстан Юстиция министрлыгы, Прокуратура, Конституция суды аппараты, Россия Юстиция министрлыгының Татарстандагы идарәсе, Федераль суд приставлары хезмәте җитәкчеләре һәм белгечләре, адвокатлар, нотариуслар, Россия Юристлар ассоциациясе әгъзалары бирәчәк.

Белешмәләр өчен телефон: (843)223-07-83.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев