Белгечләр этне арткы утыргычта махсус контейнерларда яки автолюлькаларда йөртергә киңәш итә
Хәбәрләр

Белгечләр этне арткы утыргычта махсус контейнерларда яки автолюлькаларда йөртергә киңәш итә

Россия Дәүләт автоинспекциясе РИА Новости интервьюсында машина йөртүчеләрне автомобильнең алгы утыргычында йорт хайваннарын йөртергә ярамавын кисәттеләр.

Ведомствода аңлатуларынча, әгәр эт яки башка төр хайван беркетелгән урында булса да, ул барыбер машина йөртүченең игътибарын читкә юнәлтәчәк, бу юлда куркыныч хәлгә китерергә мөмкин.

Моннан тыш, пассажир каршында урнашкан куркынычсызлык мендәре кешегә генә исәпләнгән. Кинәт эшләгәндә  ул җитди җәрәхәтләр ясарга яки хайванның үлеменә сәбәп булырга мөмкин.

Белгечләр хайваннарны арткы утыргычта махсус контейнерларда яки автолюлькаларда йөртергә киңәш итә.


Нет комментариев