Чаллыда күпсанлы фатирлары булган кешеләрне ачыклаганнар.
Шәһәрдә бер милекченең - 30,икенчесенең – 16, өченчесенең 12 фатиры бар. Федераль салым хезмәтенең шәһәр инспекциясе башлыгы Диана Сәгытдинова аппарат киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
Салым хезмәте торакны арендага бирүдән кергән керемнәрне легальләштерү буенча эш алып бара. Үткәрелгән чараларның нәтиҗәләре буенча 104 салым түләүче торак арендалаудан 46 миллион сумлык керемен декларацияләгән һәм 5,3 миллион сум салым түләгән.
Моннан тыш, 37 кеше «арендага бирү» эшчәнлек төре буенча үзмәшгульләр буларак теркәлгән. 2024-2025 елларда алар 44 миллион сумлык чеклар теркәгән, 2 миллион сум салым түләгән.
Фатирны арендага бирүдән алынган керемнәр белән эшләү кысаларында 29 салым түләүче салым агентларыннан 25 миллион сумлык керемнәр турында мәгълүмат тапшырган, салым күләме 3 миллион сум тәшкил иткән.
Нет комментариев