Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә вак-төяк проблемалар бетеп тормый...

Якшәмбе көнне Татарстанның торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. - Үзебезнең тармак министры Ирек Әнвәр улы Фәйзуллинның котлавында әйтелгәнчә, безнең тармакта эш бетеп тормый, мактанып та булмый, кимчелеге дә җитәрлек. Коммуналь хуҗалык оешмасында эшләүче ике дистәдән артык эшчеләребезгә, хезмәткәрләребезгә ихлас күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Түзгәннәре өчен, кышкы суык,...

Якшәмбе көнне Татарстанның торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

- Үзебезнең тармак министры Ирек Әнвәр улы Фәйзуллинның котлавында әйтелгәнчә, безнең тармакта эш бетеп тормый, мактанып та булмый, кимчелеге дә җитәрлек. Коммуналь хуҗалык оешмасында эшләүче ике дистәдән артык эшчеләребезгә, хезмәткәрләребезгә ихлас күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Түзгәннәре өчен, кышкы суык, җәйге эссе, көн белән төн булса да, чакыргач киләләр,"Юк", димиләр. Безнең эш шундый, анда эш тә, вак-төяк проблема да бетеп тормый. Шуңа да карамастан, район халкының көнкүрешен якшырту өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Күп эшләр автоматикалаштырылган. Һәркемнең күз алдында, чүп пробемасы бетте, халык та рәхмәт әйтә. Кыш көне авыл уррамнарын кардан чистартып барырга тырыштык. Оешма өстеннән язылган тәнкыйть мәкаләләре дә элекке кебек іүп түгел, аңлашып эшләргә тырышканның нәтиҗәседер, дип уйлыйм. Борчыган мәсьәләләре булса, ярдәм сорап үзебезгә киләләр, я шалтыратып әйтәләр. Тыңлап, вакытында чара күрергә тырышабыз. Зур эшләр дә башкарабыз, бүгенге көндә чистарту корылмасында капиталь төзекләндерү эшләре бара, бер өлеше бетте, ишек-тәрәзәләр алыштырылды, туң беткәч эшли торганнары бар әле. ТБОга лицензия алу мәшәкате өстәлде. Узган ел "бессрочный"ны алдык дип уйлаган идек, үзгәрешләр килеп керде, яңадан алырга кирәк, диләр. Моннан тыш капиталь төзекләндерү эшләре бар..."- дип, коммуналь-хуҗалык оешмасының бүгенгесе, иртәгесе турында сөйли Рамил Рафаэль улы Сәфәров.

- Шуларның берничәсенә, халыкның көнкүрешенә кагылышлысына тукталып үтик әле...

- Киләсе 2017елда, Олы Әтнә авылының Марсель Сәлимжанов урамында урнашкан 49 йортка капиталь ремонт уздырылачак. Бу төзелешкә тотылачак акчаның бер өлеше шунда яшәүчеләрнең үзләреннән җыйналган, бер өлеше район бюджетыннан, бер өлеше Татарстан белән федераль бюджеттан бирелергә тиеш. Ничек булыр. Икенче йортка капиталь ремонт бераз соңрак үткәреләчәк Тагын "Чиста су" программасы буенча, Яңа Әтнә авылына җәйгә су кертеләчәк, бүгенге көндә проектын эшләү бара. Су белән тәэмин итү өчен Яңа Әтнәдә яңа башня-скважина төзеләчәк. "Чиста су" кермәгән урамнарның бер өлеше район үзәге Олы Әтнәдә дә бар, барлыгы 2700 километрга җыйнала торгандыр. Татарстан, Нариман, Тукай урамнары да быел сулы булыр, дип торабыз.

- Су, димәктән, суларның сыйфаты нинди? Эчәр өчен сыйфатлы су бармы бездә?

- Бар. Мин үзебез тикшереп торган үзәкләштерелгән суүткәргечләрнең, башняларның суын күздә тотып әйтәм, бүгенге көндә иң сыйфатлы су - Яңа Әтнә авылында. Аннан кала техникум башнясының суы яхшы санала. Калган суларның сыйфаты бертөслерәк, эчэр өчен алар каты, норматив буенча суның катылыгы бездә 7 мг-экв/л булырга тиеш. Аларның катылыгы күбесенеке 9-10. Урыны-урыны белән тагын да зуррак.

- Коллективта ике дистә кеше бар, дидең. Аз түгелме?

- 40 кеше булса да, эш бармаска мөмкин, 20 кеше дә шул эшне менә дигән итеп башкарырга сәләтле. Бездә соңгысы. Берсен әйтеп, икенчесен үпкәләтәсем килми, һәркайсы тырыш. Үземнең бу тармактагы стажым -13 ел. 20 ел эшләгән экономист Гөлсинә Зарипованың, 25 ел хезмәт куйган Люция Сөнгатуллинаның, ике дистә елын бездә көч куйган шофер Фәнис Шәриповның тырышлыгына, сабырлыгына, күндәмлегенә сокланам. Алар зарлана белмиләр. Барысы да сәламәт булсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев