Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кызының сыйныфташлары

Мин Күшәр мәктәбенең 4 нче сыйныфында укыйм. Без сыйныфта тугыз бала: җиде кыз, ике малай. Безнең һәрберебезнең холкы төрле һәм һәрберебезнең дә үз сәләте бар. Мәсәлән, Лилия - сыйныфта иң яхшы укучы. Лилиянең сәләтләре бик күп: ул җырларга һәм биергә ярата . Камилә - минем иң якын дустым. Ул бик...

Мин Күшәр мәктәбенең 4 нче сыйныфында укыйм. Без сыйныфта тугыз бала: җиде кыз, ике малай. Безнең һәрберебезнең холкы төрле һәм һәрберебезнең дә үз сәләте бар. Мәсәлән, Лилия - сыйныфта иң яхшы укучы. Лилиянең сәләтләре бик күп: ул җырларга һәм биергә ярата . Камилә - минем иң якын дустым. Ул бик тырыш Һәм бик матур итеп рәсем ясый. Зилә безне көлдерергә ярата. Ул уйлаган әйберләр безнең төшкә дә керми. Зилә белән вакытың бик тиз уза. Ә менә Алия- сыйныфта иң көчле кыз һәм ул бик әйбәт биюче. Дусларын кыерсыта башласалар, Алия бер дә моңа тыныч кына карап тормый. Рәмзилә - табигать кешесе. Чишмәгә төшеп, чишмә суын эчәргә, хайваннарны карарга, бакчада эшләргә ярата. Эльвинага килгәндә, ул матур киемнәр кияргә, музыка тыңларга ярата . Дустым һич кенә дә бер урында тормый, гел хәрәкәттә. Ринат - бик җитез һәм кыю малай. Ул көзге һәм кышкы кроссларда беренче урыннарны гына ала. Айнур - көчле һәм акыллы, укырга, җырларга ярата, тарих белән кызыксына. Безнең сыйныф бик дус һәм тату.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев