27 декабрь 2023 яңалыклары
-
Тюбингта шуганда имгәнеп, ике атна эчендә балалар хастаханәсенә 19 бала эләккән
Республика балалар клиник хастаханәсенә ике атна эчендә тюбингларда — аларны шулай ук «ватрушка» дип атыйлар — шуганнан соң имгәнеп, 19 бала килгән. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш балалар травматолог-ортопеды, 2 нче санлы Балалар республика клиник хастаханәсенең травматология-ортопедия бүлеге җитәкчесе Руслан Хәсәнов сөйләде.
-
Гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин вазифасыннан китүе хакында хәбәр итте
Бүген Рафис Хәбибуллинның Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы вазифасыннан китәчәге билгеле булды. Хәбибуллин бу хакта Коткаручылар көненә багышланган тантаналы чарада әйтте.
-
Кешегә гомер бер генә бирелә
ЮХИДИ хезмәткәрләре белән Олы Мәңгәр мәктәбендә бик эчтәлекле очрашу булды.
-
Бәхет – аналарның аяк астында
Бәхет – аналарның аяк астында, диләр. Еллар узган саен, аның мәгънәсен тирәнрәк аңлыйсың. Әниләребезнең кылган догалары, ризалыклары безне тормыш юлы буйлап алып бара, саклап-яклап килә.
-
Декабрь ахырында россиялеләр 7,5 процентка индексацияләнгән пенсия алачак
2024 елда гыйнвар башында озакка сузылган Яңа ел каникуллары көтелү сәбәпле, картлык, инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча пенсия алучы россиялеләргә аны вакытыннан алда – 2023 елның декабрендә китерәчәкләр. Бу хакта «Российская газета» яза.
-
Районның үзәк чыршысының утлары кабынды
Әтнәдә Кыш бабайлар парады белән Яңа ел башланып китте.
-
Музейда Яңа ел
Шиһабетдин Мәрҗани музеенда «Музейда Яңа ел» дигән мәдәни-мәгариф программасы үтте.
-
Капкадан ук - әкият дөньясы
Әкият дөньясы... Күәм бакчасына капкадан кереп атлаган саен элеккеге открыткаларда, мультфильмнарда күргән матур әкият геройлары күңелгә шундый рәхәтлек бирә. Әти-әниләрне эштән, телефон сыпырудан аерып, балалар белән бергә искитәрлек тәрбияви чара оештырганнар. Афәрин сезгә!
-
Һава торышы
Бүген көннең икенче яртысында кар явачак.