Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кешегә гомер бер генә бирелә

ЮХИДИ хезмәткәрләре белән Олы Мәңгәр мәктәбендә бик эчтәлекле очрашу булды.

Агымдагы елның соңгы атнасына кердек. Алда балалар өчен күптән көтелгән каникуллар. Шул уңайдан ЮХИДИ хезмәткәре Ренат Мухтазиров Олы Мәңгәр мәктәбендә укучылар белән очрашты.

Юлда автотранспорт саны, машина хәрәкәте көннән-көн арта. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның юл-транспорт хәрәкәтенә китергәнен тагын бер кат искәртте.  Юлда йөргәндә игътибарлы булуларын кисәтте.

Укып, тыңлап, ишетеп торабыз юлларда хәвеф-хәтәрләр еш булып тора. Боларның сәбәбе ашыгу, гади генә саналган юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү.  ЮХИДИ хезмәткәре Ренат Мухтазиров та нәкъ менә шуларга басым ясады. Кешегә гомер бер генә бирелә, шул хакта онытмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев