Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин вазифасыннан китүе хакында хәбәр итте

Бүген Рафис Хәбибуллинның Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы вазифасыннан китәчәге билгеле булды. Хәбибуллин бу хакта Коткаручылар көненә багышланган тантаналы чарада әйтте.

Ул моны дәүләт вазифасын башкаруда чик яшенә җитүе белән бәйләп аңлатты. Рафис Хәбибуллин Татарстанда булган зур фаҗигаләр һәм һәлакәтләрнең нәтиҗәләрен бетерүдә 16 елдан артык бергә эшләгән хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде.

Хәбибуллин үз чыгышын рәхмәт сүзләре белән башлады, Коткаручылар көненең илебездә иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсенә әверелүен искәртте. Ул шушы елларда аның белән янәшә булган һәркемгә, шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министры Александр Куренковка рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Хөрмәтле коллегалар! Һәр кешенең тормышында нәтиҗә ясау һәм алдагы язмышың турында тиешле карар кабул итәргә кирәклеген искәрткән чор җитә. Бүген мин Баш идарә һәм министрлык коллективын тәбрик итү белән бергә, аларга күп еллар дәвамындагы уртак эшчәнлек өчен рәхмәт сүзләре белән дә мөрәҗәгать итәм. Һәм үз вазифамнан китүем хакында игълан итәм», - дип белдерде ул.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев