Капкадан ук - әкият дөньясы
Әкият дөньясы... Күәм бакчасына капкадан кереп атлаган саен элеккеге открыткаларда, мультфильмнарда күргән матур әкият геройлары күңелгә шундый рәхәтлек бирә. Әти-әниләрне эштән, телефон сыпырудан аерып, балалар белән бергә искитәрлек тәрбияви чара оештырганнар. Афәрин сезгә!
Күңелләр гел сабый бала кебек...
Бу сүзләрне, үзләре ничә яшьтә булуга карамастан, һаман да балалар кебек юк нәрсәгә дә сөенеп, аздан да күңелләре була ала торган кешеләр турында әйтеп булыр иде. Әйе, әйе... Ул кешеләр Без! Без дигәнебез, Күәм балалар бакчасы коллективы кызлары, балалар һәм дә ки бер сүздән нәрсә әйтергә теләвебезне дә, кушкан эшне җиренә җиткереп эшләүче дә әти-әниләребез. Без бер команда дип әйтсәк тә ялгыш булмас.
Елның кайсы гына вакыты булмасын, нинди генә бәйрәм, конкурс, күргәзмә оештырмыйк, алар безнең терәк, киңәшче, булышчы. Бу чын мәгънәсендә бер көймәдә бару дигәнне аңлата.
Балалар бакчасында иң күңелле, иң серле, иң мавыктыргыч, күп көч куя торган бәйрәм — ул Яңа ел. Әйе, ел саен декабрь ае керүгә быел ничек шаккатырыйк, нинди күңеллелек ясыйк дип баш вата башлыйбыз. Алдагы елларда «Кыш бабайга хат», кул эшләнмәләре күргәзмәсе, төрле әкият геройлары катнашында әкият-видеолар төшерү кебек эшләр булса, быел без «Кыш бабай чанасында нәрсәләр бар?»- дип исемләнгән конкурс-күргәзмә оештырырга булдык. Бу эшнең асылында, әти-әниләр белән берлектә фанерадан төрле җәнлекләр ясау иде. Ничек уйлыйсыз, хупладылармы әти-әниләр? Әле ничек кенә! Беренче көннән үк нәрсә ясарга, ничек ясарга, ясыйбыз, ясыйбыз дип кенә тордылар. Искиткеч, әкият дөньясы барлыкка килде. Тарихка кереп калсын дип эш вакытларын фото, видеоларга да төшерергә онытмадылар. Безнең балалар бакчасы ишек алды Кыш бабай чанасына утырган жәнлекләр белән тулды.
Әле моның белән генә бетә дисезме? Юк, «Тыштан ялтырап, эчтән калтырап» (халык мәкале) тормасын дип бакча эчендә дә фотозона ясарга булдык. Былтыргыга иптәшкә ретро фотозона (совет заманы) ясап куйдык. Монда да безнең әниләр бик булган, «чорма кибетләреннән» безнең балачактагы "боланлы келәм" дисенме, плюш җәймә, чыршы, уенчыклар, йолдыз, флаглар, гирлянда, чемодан, патефон ише әйберләрне күтәреп тә килделәр. Ә иң кызыгы, анысы юктыр инде дип генә сораган идек, аны да табып бирделәр - суз пыяла муенсалар турында. Саклана икән бит һәр чормада безнең балачак әйберләре. Бу фотозона шул кадәр җылы нур бөркелә торган почмакка әверелде, хәтта балалар да килеп, утырып, кызыксынып карап йөриләр. Үзебезгә дә, әти-әниләргә дә, балаларга да бик ошады әлеге фотозона. Сүзләремнең чынлыгын әниләрнең үзләренең статусларында язып куйган, смс булып килгән кайтавазлары раслар, ялган язарга ирек куймас:
«Безнең балалар бакчасы үзе бер дөнья. Тәрбиячеләр ниләр генә уйлап тапмый да, ниләр генә оештырмый. Әти-әниләр дә калышмый. Бакчаның матурлыгын күрсәгез! Бакча эчендә хәтта Совет чоры яңа ел тематикасында фотозона да бар! Аннан да шушы көннәрдә фотолар булыр»-дип Гөлусә Батталова үзенең статусында язып калдырган. СМС аша килгәннәре дә биһисап, шуларның: "Без авыру сәбәпле килә алмадык, фотозонада фотога төшә алмадык, алмыйсыздыр инде аны, шәт? Бик матур итеп ясагансыз. Безнең дә фотога төшәсебез килә." (Хакимова А.) , "Фотозонаны күрсәт әле, шәп чыккан!" ( Тагирова Д.) - диюләрен уку күңелгә рәхәт.
Безнең әниләр әйткәнне дә көтеп тормый, декабрь ае керүгә кул эшләре күргәзмәсенә булыр дип, шуның кадәр дә матур сыйфатлы итеп уз куллары белән ясалган Яңа ел кул эшләре дә алып килделәр. Бер сүздә булып аңлашып эшләгәндә генә эшләргә күңелле, эшләр гөрләп бара, Аллаһка шөкер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Бергэ булыйк-бердэм булыйк
0
0