30 октябрь 2021 яңалыклары
-
Патяшина: Октябрьдә Татарстанда ковид йоктыручылар саны ике тапкырга артты
Марина Патяшина әйткәнчә, эпидемиология вазгыяте начарлану ковидка каршы өстәмә чаралар һәм кайбер гражданнар өчен мәҗбүри вакцинация кертүне таләп итте.
-
Бер атнага – 75 очрак
Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев сүзләренә караганда, узган атна эчендә нәкъ менә шул санда кагыйдә бозучылар ачыкланган.
-
Бер атна эчендә Казанда бензин бәяләре арткан
Автомобиль бензинының барлык маркаларына да бәя кыйммәтләнгән.
-
«Җиде ярым кеше Башкортстанны ду китерде»: «Китап» радиосының гаугалы сәяхәте
«Китап» радиосы Казан-Уфа-Казан маршруты буенча «Мин матурлык эзләп йөрим» дип исемләнгән автомарафон уздырды. Радионың яшел төсләр белән бизәлгән автобусы Татарстан һәм Башкортстан республикаларындагы 18 шәһәр һәм район үзәгендә булырга тиеш иде, әмма Башкортстанның кайбер районнары аларны кертмәде.
-
Дилә Нигъмәтуллина законлы хатын булачак
Җырчы икенче ире белән дүрт ел яшәгәннән соң ЗАГСка барырга булган.
-
2021 елда Татарстанда төбәк проектларын гамәлгә ашыру өчен 31,6 млрд сум бүлеп бирелә
Илкүләм проектлар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указлары нигезендә гамәлгә ашырыла.
-
Хезмәт инспекциясе прививка ясатмаучыларны эштән читләштерү тәртибен аңлатты
Прививка ясатудан баш тарткан хезмәткәрне хезмәт хакын сакламыйча эштән читләштерү мөмкин.
-
“Вакциналы кеше җиңел кичерә”
“Вакцина ясатырга теләүчеләр булса, проблема юк. Хәтта ял көнне дә ясатырга була”, – диделәр Әтнә үзәк больницасында.