Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Вакциналы кеше җиңел кичерә”

“Вакцина ясатырга теләүчеләр булса, проблема юк. Хәтта ял көнне дә ясатырга була”, – диделәр Әтнә үзәк больницасында.

– Бүгенге көндә Әтнә үзәк больницасында “COVID-19”га каршы “Спутник V”, “Спутник лайт” (авырып са-
выккан яки вируска каршы антитела булганнар өчен) һәм «ЭпиВакКорона» вакциналары бар, – ди баш табибның медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Гөлия Мифтахетдинова.
Әйтүенчә, 27 октябрь көненә районда 5330 кешегә – бер тапкыр, 3729 кешегә тулы циклда вакцина ясалган.
Район үзәк больницасының баш табибы Эльдар Яруллин авыручылар статистикасы белән таныштырды.
– “COVID-19” белән авыручылар госпитале 200 процентка диярлек тулы. Бүгенге көндә анда 32 кеше 
стационар дәвалана. Моннан тыш, амбулатор дәваланучылар да бар. Әгәр дә “COVID-19”га шик туса, андый очракта өйләрендә дәваланалар, – дип аңлатты ул.
Әлбәттә, халыкны күбрәк вакцина ясату нәтиҗәләре кызыксындыра. “Ватсап” 
та бу хакта гайбәтнең ниндие генә юк. Менә хәзер дә: “Вакцина ясаткач авырып киткән, вафат булган”, ише 
сүзләр йөри.
– Безнең районда вакцина ясалганнарның үлгәне юк кына түгел, авыр очракларның да булганы юк. Чөнки ул шундый үзлеккә ия: вакцина ясатучылар күп очракта авырмый, хәтта, авырса да аны җиңел кичерә, – 
дип саный баш табиб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев