Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Патяшина: Октябрьдә Татарстанда ковид йоктыручылар саны ике тапкырга артты

Марина Патяшина әйткәнчә, эпидемиология вазгыяте начарлану ковидка каршы өстәмә чаралар һәм кайбер гражданнар өчен мәҗбүри вакцинация кертүне таләп итте.


Бүген, 14:19
Патяшина: Октябрьдә Татарстанда ковид йоктыручылар саны ике тапкырга артты
Марина Патяшина әйткәнчә, эпидемиология вазгыяте начарлану ковидка каршы өстәмә чаралар һәм кайбер гражданнар өчен мәҗбүри вакцинация кертүне таләп итте.

https://tatarstan.ru
РЕКЛАМА

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда октябрь аенда эпидемиология вазгыяте гаять киеренке саклана. Сентябрь белән чагыштырганда, авыручылар саны ике тапкырга арткан һәм бер айда 3,5 меңгә җиткән.

 «Узган елның октябренә караганда, быел октябрь аенда авыручылар өч тапкырга күбрәк. Бу республикада һәм гомумән илдә Һиндстан штаммы әйләнешенә бәйле, ул Британия штаммына караганда 2,5 тапкыр йогышлырак», — дип сөйләде Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина республиканың Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә.

Марина Патяшина әйткәнчә, эпидемиология вазгыяте начарлану ковидка каршы өстәмә чаралар һәм кайбер категория гражданнар өчен мәҗбүри вакцинация кертүне таләп итте.

«Бу прививка ясатучыларның сизелерлек артуына китерде. Әгәр октябрьнең беренче атнасында ковидка каршы 27 мең кеше вакцина ясаткан булса, дүртенче атнасында җиде тапкырга күбрәк иде», — диде Марина Патяшина.  
Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/health/30-10-2021/patyashina-oktyabrd-tatarstanda-kovid-yoktyruchylar-sany-ike-tapkyrga-artty-5842218

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев