Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

Бер атнага – 75 очрак

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев сүзләренә караганда, узган атна эчендә нәкъ менә шул санда кагыйдә бозучылар ачыкланган.

Шулар арасыннан унбер йөртүченең иминият полисы булмаган, ике йөртүче – штрафын вакытында түләмәгән. Тугызы - куркынычсызлык каешын такмый йөргән. Ике йөртүче руль артына спиртлы эчемлекләр кулланып утыруда шикләнелә. Йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән хәлдә руль артына утырган бер йөртүче суд карары нигезендә 100 сәгатькә мәҗбүри эшләргә 
хөкем ителгән. Тагын бер йөртү хокукы бөтенләй булмаган килеш руль артына утыручыга исә 15 мең сум күләмендә 
штраф түләргә туры киләчәк. Ике җәяүлегә дә административ протокол төзелгән, аларның 
берсе юлны дөрес урыннан чыкмаган, икенчесенең киемендә яктылык кайтаргыч элементлар юк. “Куркынычсызлык каешларын тагып йөрү кирәклеге хакында онытмагыз. Бу сезнең һәм тирә-яктагыларның сәламәтлеге өчен бик әһәмиятле”, – дип кисәтә Айнур Ямалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев