Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

“Аксакаллар” Әтнә җиренә сокландылар

Татарстан районнарыннан килгән “Аксакаллар” Бәрәскәдә һәм Олы Әтнәдә кунак булдылар.

Районыбызга Татар­станның Аксакаллар шурасы десанты килеп төште.

Шура җитәкчесе – Татарстанның төп Аксакалы районыбыз халкына яхшы таныш – хәтерлисездер, Айрат Әюповның эшлекле сәфәре, Әтнә белән бик яхшы таныш булуы турында газетада язган идек.

Бу юлы да Бәрәскәдәге таш мәчеттә вакытта:

— Читтән инвесторлар кертмәгән, халыкка файдалы хуҗалык системасын саклап калган бер­дәнбер район бу, — дип, үзе белән бергә делегация составын­да Татарстан районнарыннан килгән “Аксакаллар” җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте.

Биредә кунакларны Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова, имам-мөхтәсиб Наил хәзрәт, таш мәчет имамы Рамазан хәзрәт каршы алды. Татарстанның беренче таш мәчете турында бер генә язмадык инде. Кунаклар да исләре китеп шул хакта тыңладылар. Аскы каттагы музейлар комплексы белән таныштылар. Монда Айрат Әюпов тагын бер кызык­лы фикер әйтте:

— Инвесторлар килгән хуҗалык белән халык катнашындагы күмәк хуҗалык системасының ни белән аерылуын беләсезме? Әйтик, монда халык куллана торган барлык объектларга да, шул исәптән шушы мәчеткә дә ярдәм итәләр. Ә инвестор кергән табышны тулысынча үз кесәсенә сала, — дип нәтиҗә ясады.

 “Аксакаллар” күргәннәрдән бик канәгать калдылар. Бу очракта таш мәчетне, Бәрәскәне күз алдында тотам. Моннан соң кунаклар Олы Әтнәгә юл тоттылар. Район үзәгенең төп мәчетендә район башлыгы Габделәхәт Хәкимов белән очрашу узды.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев