Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Әтнәләр мәчеткә йөргәндә сак булыгыз

Куркынычсызлык — күз уңында булсын!

Районда узган террорчылыкка каршы комиссия утырышында мәчетләр белән бәйле мәсьәләләр дә каралган. Бу хакта имам-мөхтәсиб Наил хәзрәт сөйләде.
— Эш шунда, мәчеткә дин тотучы кардәшләр җыелгач, намаз укыган вакытта артта ни булуын белмибез. Теләсә-кем керергә мөмкин, — ди ул.
Бу уңайдан, тәравих намазына җыелучылар куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, вакыты җитеп, килергә тиешлеләр җыелып беткәч, ишекне эчке яктан бикләп кую — иң дөресе дигән фикергә килгәннәр. Бу бары тәравих намазына гына кагыла. Беренчедән, киләсе кеше соңга калмый, вакытында килә. Икенчедән, тәравих караңгы вакытта, кояш баегач укыла. Бу — куркынычсызлыкка игътибар бермә-бер артырга тиешле вакыт.
Гомумән алсак та, мәчетләрдәге куркынычсызлык таләпләре тиешенчә үткәрелергә тиеш. Гыйбадәт йортына игътибарны, һәрдаим күз-колак булуны тагын да арттырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев