Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Дин һәм без

Иминлек догасы

Көн дә кирәкле догалар арасында иминлек догасы да лаеклы урында.

 Дин белгечләре фикеренчә, бөтен күңеле белән Аллаһка ышанган кеше һәр көнне иртәнге якта шул доганы укырга тиеш:

“Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Аллаһуммә инни әсъәлүкә хайра мә фи һәзәл яум вә хайра мә бәгъдәһү вә әгузү бикә мин шәрри мә фи һәзәл яум вә шәримә бәгъдәһү”. 
 
Аның мәгънәсе: “И, Раббым, мин Синнән бу көннең изгелекләрен сорыйм. Бу көндә булачак барча бәла-казалардан мине коткарсаң иде. Барча булган бозыклыктан, зарардан мине сакласаң иде. Шушы көндә генә түгел башка вакытта да миңа барча изгелекләреңне ирештерсәң иде. Бүген һәм башка көннәрдә дә мине бәла-казадан сакласаң иде”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев