Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Казанның Апанай мәдрәсәсе шәкертләренә белем алу турында таныклыклар тапшырылды

27 май көнне Казан шәһәрендәге «Апанай мәдрәсәсе»ндә онлайн укучы 4нче төркем шәкертләренең чыгарылыш кичәсе узды

Чарада барлыгы 600гә якын шәкерткә белем алу турында таныклыклар тапшырылды. Оештыручылар әйтүенчә, мәдрәсәдә онлайн укулар 2 ел элек эшли башлаган, бүгенге көндә әлеге курсларда меңнән артык кеше белем ала. Укырга керү өчен сайтта теркәлергә һәм дәресләрне даими карап барырга кирәк.

«Апанай» мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров мәдрәсәдә Россиянең төрле төбәкләреннән белем алучылар барлыгын әйтте. «Бүгенге мәҗлестә 400 якын мөслимә катнаша, алар барысы да татар телендә Коръәнне өйрәнделәр. Без бик сөенәбез, Апанай мәдрәсәсендә укучылар саны көннән-көн арта. Димәк, безнең киләчәгебез матур булачак. Шәкертләр баштан берничә ай Коръәнне өйрәнәләр, аннары Коръәнхафизлар каршында имтихан бирәләр. Укучыларыбыз Татарстаннан гына түгел, төрле өлкәләрдән – Башкортстан, Ульяновск өлкәсе, Санкт – Петербург шәһәреннән – мәдрәсәбездә бөтен Россиядән мөслимәләр укый дисәк тә була», – диде ул.

«Апанай» мәдрәсәсенең тагын бер үзенчәлеге – монда дәресләр дүрт телдә – татар, рус, таҗик һәм үзбәк телләрендә алып барыла. Әлеге төркемдә дәресләр бары тик татар телендә генә укытылды, дип искәртте Апанай мәдрәсәсенең мөдире Әхмәт Сабиров.

«Безнең әлеге 4 нче чыгарылыш сан ягыннан аерылып тора, 570 шәкертебез таныклыкка лаек булды. Әлеге юнәлештә безнең дәресләребез бары тик татар телендә алып барылды. Бүген татар теле сүнеп, үлеп бара дип әйтергә яраталар, бигрәк тә илебез төбәкләрендә. Менә бит - ихтыяҗ зур. Мәдрәсәдә бүген ун меңгә якын укучыбыз, 4 мең ярым укучы укырга керергә чиратта тора», – диде ул.

Таныклыклар тапшыру чарасы чәй артында, вәгазь, мөнәҗәтләр сөйләп дәвам итте.

Татар-информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев