Ураза гаете якынлашу уңаеннан мөфти мөрәҗәгать итте
Аерым алганда ул: "Без барыбыз да Ураза бәйрәме көнендә Аллаһы йортында намазда очрашырга телибез. Шуның белән бергә, бу катлаулы вәзгыятьтә без иң элек кешене кайгыртучы Ислам кыйммәтләренә таянырга тиешбез", - диде.
Шунысы билгеле: бәйрәм намазын үтәү – ваҗиб, ә гомерне саклап калу – фарыз гамәл. Мәчетләр куркыныч авыруны тарату урыны булырга тиеш түгел. Кешеләрнең сәламәтлеген һәм тормышын куркыныч астына куярга безнең хакыбыз юк, чөнки Коръән-Кәримдә әйтелгән:
وَلَا تُلْقُوا بِأَيْدِيكُمْ إِلَى التَّهْلُكَةِ
Мәгънәсе: «Үз кулларыгыз белән (үзегезне) һәлакәткә ташламагыз» («Әл-Бәкара» (Сыер) сүрәсе, 195-нче аять).
Әлеге уңайдан ТР мөселманнары Диния нәзарәте Рамазан ае тәмамлану уңаеннан Ураза гаетен Live форматында үткәрү турында карар кабул итте – һәр мөэмин-мөселман бәйрәм вәгазен “ТНВ” телеканалы, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты һәм “Хозур ТВ”ның YouTube-каналы аша турыдан-туры трансляцияне карый алачак һәм шул рәвешчә бәйрәм мохитен тоя алачак. Трансляция иртәнге 6.30 сәгатьтә башлана.
Чыганак: http://dumrt.ru/news/news_24174.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев