Кышлавым!
Ләйсән Гадеева-Шайхетдинова
Яз айлары килгәч, туган якка
Кабат кайта киткән кошларым.
Кошлар кебек, мин дә сагынып кайтам,
Каршы алчы мине, Кышлавым.
Чишмәләрең синең татлы сулы,
Туктамыйча ага кышларын.
Синдәгедәй матур җирне тапмам,
Туган авылым минем, Кышлавым.
Туган як ул, сагындыра диеп,
Юкка гына әткәй әйтмәгән.
Матурлана көн дә авылыбыз,
Көчләр җыеп, күрше Әтнәдән.
Җиләк-җимеш җәен җыяр өчен
Бай бит синең яшел урманың.
Кунак булып кына сиңа кайтам,
Кабат урыйм, үскән урамым.
Син, Кышлавым, туган авылым минем,
Яратам, дип килә дәшәсем.
Туган нигеземне онытмыйча,
Балаларым озак яшәсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев