Бәхилләшмик
Гөлүсә Батталова.
Бәхилләшмик әле... Очрашырбыз
Җиденче кат күктә.
Сөйләшәсе килә янә бер кат.
Күрешәсе! Бик тә!
Ике дөнья чиген үтәрбез дә,
Аякларны салып,
Яланаяк йөгерербез икәү
Берәр сукмак табып...
Фанилыкның авыр биштәрләре
Төшеп калыр иңнән.
Ул чакта да, хәлең ничек диеп,
Син сорама миннән.
Син сорама, җирдәгеләр гамен -
Көн дә берүк чама.
Ярадан - кан, сусыл иреннәрдән
Сөт тамчысы тама.
Җиденче кат күктә ул хакта без
Бер сүз дәшмик - ләммим.
Тик күрешик... юкса, сагынудан
Башка чара белмим!
Бәхилләшмик... Ярты телем өмет
Бәгырьләрдә кала.
Сизми генә дөнья - юл кыскара
Очрашуга таба.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев