Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Бу юлы түгелмә, чәчелмә!..

Яңа иҗат ителгән шигырь

Сак кына, сак кына кагылдым
Җәйге җил туздырган чәчеңә...
Хисләргә боерып өлгердем:
Бу юлы түгелмә, чәчелмә!..

Боерып өлгердем йөрәккә:
Эзләп тап җиде кат йозагың.
Нигә дип кабаттан күрүгә
Кабаттан илереп кузгалдың?!.

Сак кына, сак кына эндәштем:
Сүзләрдән әрнүгә - бер тотам...
Әйтелми калганы - мәңгелек -
Мин сине һаман да яратам!
26.06.2019
Гөлүсә Батталова
#шигырь
#гөлүсәбатталова

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев