Яңа базар булырмы?
Габтелбәр Каюмов, Яңа Әтнә авылы
Бүген базар көне бездә
Кемдер алдый - алдана.
Тукай да бит шулай дигән,
Бер шигырен язганда.
Һәр атнаның җомга көне
Районда базар була.
Машиналар, кешеләрдән,
Үзәк урамы тула.
Күрсәң – исең китәр монда,
Товар күп, базар гөрли.
Югы-зары, этеш-төртеш,
Түрәләр генә күрми.
Бу урамда болай да күп,
Кибетләр сату итә.
Кирәк ярагын кешеләр
Шулардан алып китә.
Очраша таныш-белешләр.
Кавыша дуслар монда.
Яше-карты күпләп йөри,
Күршергә диеп шунда.
Базар булгач иркен булса,
Халык өчен ул уңай.
Күрше авыллар да килсә –
Алар өчен дә кулай.
Хуҗа җирне бирәм диеп,
Куйса әгәр үз кулын.
Эшмәкәрләр шатландырыр,
Эшләп базарның зурын.
Райондагы яңа хуҗа
Күрми калмас ул моны,
Сөенер иде бар халык,
Төзетсә әгәр шуны.
Габтелбәр Каюмов, Яңа Әтнә авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев