Айгөл Баһавиева
Намусыңны сатма берүк акчаларга,
Оят, әхлак үсми агач - бакчаларда.
Яхшылыкны эшләмиләр мактау өчен,
Кемдер килеп, җиргә салып таптар өчен.
Сабырлыкны сакламыйлар савытларда,
Була кайчак телне тешләр вакытлар да.
Тир түккәнең - үзең өчен, хәләл малдыр,
Хөсетлегә җәйләүдә дә урын тардыр.
Хак гамәлең, изгелегең - савап булыр,
Үлчәү кәсәң мөлдерәмә тулып торыр.
Син кыларсың, югарылар барсын язар,
Күпме генә тырышсаң да, яман азар.
Дөнья кума, күчәреңнән алдан чапма,
Алдан килдең, диеп, җәннәт ачмый капка.
Син чабарсың, мин куам дип, дөнья малын
Дөнья үзе таптап килер артындагын.
Тиле белән тиле булма, акыл сатма,
Егылдым, дип, дусларыңа капка какма.
Бер белмәгән, кайчак үзе ишек ачар,
Егылуга, якын дус та ташлап качар.
Серең сакла биш йозакның асларында,
Әйткән сүзең булыр бәла башларына.
Йөрәгеңә якын итмә ялган, нахак,
Авызың пешкәч - суытып кап, булыр сабак.
Өзгәләнмә, сиңа язган - сиңа булыр,
Шөкер итсәң, алдагысы уңга булыр,
Тапкан малың булсын бары тик ризыкка,
Күрүче дә, белүче дә Аллаһ кына, син онытма!
Син онытма!
Нет комментариев