Сал, балам, тезләремә башың
Эльмира Василова
Кил әле, балам, сал теземә башың.
Сыйпыйм әле йомшак чәчләрең.
Сөйлә, балам, бушат эченне,
Уңышлы барамы синең эшләрең.
Сабый чакта тездә тирбәткәндәй
Сыйпыйм әле, балам, башынны.
Әйт, балам, тыныч күңел белән,
Ашый аласыңмы пешергән ашыңны.
Кил әле тезләремә ятып бер изрәп,
Оныт, балам, дөнья хәлләрен.
Кулларым белән сыпырып алыйм,
Күңелендә булса борчу-хәсрәтен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев