Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

«Шигъри тәлгәшләр» исемле кичә оештырылды

Таш-Чишмә авылында Аскаров Азат иҗаты белән танышу өчен » Шигъри тәлгәшләр» исемле кичә оештырылды.

Чал тарихың бар бит синең,
Әй авылым, Таш-Чишмәм!
Сине ташлап чит җирләргә,
Чит илләргә мин китмәм, дип яза үзенең авылын чын күңеленнән яраткан, шигъри җанлы, талантлы егетебез Аскаров Азат Ренат улы. 
Кичәбезнең кунагы, шулай ук шигырьләр иҗат итүче  Рифат абый Шиһапов та бар иде. Укучылар Азатның шигырьләрен укыдылар, аңа сораулар бирделәр. Рифат абый да Азатка иҗади уңышлар теләде. 
Хэерле иртэлэр!
"Туган телем - татар теле"
" Таш-чишмәм"
" Укытучыма"
" Техникумым минем, бергенәм..."
" Муса Җәлилгә"
" Безнең гаилә"
" Ак барс"
" Чорлар купере"
" Сокланамын илем, сиңа карап"
" Онытылмый сугыш хәсрәте..."
" Рәхмәт сиңа, Тукай абый!"  исемле шигырьләре берәүне дә битараф калдырмады.  Афәрин! Нәфис сүз остасы, кирәк икән җырлый, бии торган егетебезне алда да уңышлар гына көтеп торсын. Теләкләрең чынга ашсын Азат!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев