Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Язмыш.Тормыш. Гыйбрәт.

Күәмнең ак әбие

Гөлбәрия әби Шәфыйковага ел башында ук 96 яшь тулды

Авылда булганына шөкер итеп, ихлас тырышып эшләп яшәүче Садри белән Сабираның төпчек – кадерле баласы була ул.
Әти-әнидән тыш, 3 абыйсының һәм 2 апасының кочагында үсә. Аңлашыладыр инде, бездә бит төпчеккә тамчы да тел-сүз тидертмиләр – тыныч тормышта аннан да рәхәтрәк яшәүче юктыр ул. Әмма каһәр суккан сугыш бу гаилә яшәешенә дә үз төзәтмәләрен кертә... Хәер, аның тормыш юлын баштан ук чагылдыру дөресрәк булыр. 
1930 елның ап-ак карлы, шактый салкын 12 гыйнварында туа ул. Әти-әни көтеп алган чираттагы бала була. Әнә шул кадерле бала булу сәбәпле, күрәсең, бик авыр Бөек Ватан сугышы алды елларында да 6 сыйныф белем алу мөмкинлеге була.
Кызганычка каршы, бүгенге көндә кайвакыт хәтере чуала аның – моннан элек булган әңгәмәбездә “Энем, 4 сыйныф белемгә ия мин”, дигән иде... Хәер, гаепләрлек тә түгел, моннан 85 ел элеккеләрне искә алу өчен гаять нык хәтер кирәк. Әле дә хәтерли...
Бөек Ватан сугышы чорында күргәннәрне сөйләгәндә күзләре яшьләнә аның.
–    Безнең буын баштан кичер­гәнне башкаларга күрергә язмасын. Бик күп эшләдек. Ә ашау-эчү такы-токы иде, – ди.
Әлбәттә, башкалар кебек үк “черек бәрәңге” җыя, ул чорны аннан да тәмлерәк ризык булмый да диярлек. “Хәзерге бәрәңгеләр алай тәмле түгел”, – дигән иде ул узган очрашуыбызда. Ә бу юлы урын-җирдә ятып каршы алды. Үз сүзләре белән әйтсәк, кинәт егылу урын-җиргә үрмәләргә мәҗбүр иткән.
– Сәламәтлегем ягыннан зарланмыйм мин. Шөкер, мине гел тәрбияләп торалар, – дип сер бирмәскә тырыша үзе.
Күршеләре дә гел кереп, хәлен белеп торалар. Авылдагы кызының гаиләсе гел аның янында дияргә була. Төнгә авылның Түбән очыннан кызы менә. Кыскасы, аз гына да карау­сыз тормый. Тик элеккеләрне уйлап, күңеле тетрәнеп куя бугай. Әнә бит:
– Балачакта газапланулар искә төшкәч, йөрәгем “жу” итеп куя. – ди.
Кычыткан оны, кузгалак, акбаш, чыпчык кузгалагы һәм алабута оны – болар барысы да аның башыннан үткән хатирәләр. Күңелсез хатирәләр дияргә теләгән идем, ялгышамдыр. Әти-әниең, бертуганнарың янәшәдә булсалар һәм синең өчен өзелеп торсалар, балачак һич кенә дә күңелсез булмый ул.
Шулай да тыл ветеранының хезмәткә бай үткәнен искә алмасам, бу мәкаләм тулы булмас, мөгаен.
Бөек Ватан сугышы башлану хәбәрен урамда ишетә, аңа ул вакытта 11 яшь кенә була. Балалык сәбәпле, сугышның ни икәнен тулысынча аңлап та бетерми. Тик менә шул елны ук мәктәптә укулар туктатыла, чөнки укытучы апа-абыйлар сугышка китә. Кинәт кенә өстенә тормыш мәшәкате өелгән яшь кызның моннан соң укырга теләге дә, мөмкинлеге дә булмый. 
Иң нык истә калганы – басуда сукканда коелып калган башакларны җыйнау. Беренче хезмәте булганга, күрәсең. Өстәвенә, башак җыю эше, хәтта төнлә дә дәвам иткән. Моннан тыш басуда җыелып бетмичә өшеп калган бәрәңгеләрне дә җыеп тапшырганнар. Барысы да фронт өчен, Җиңү өчен дип башкарылган. Әнә шуннан соң да калганы – язгы су юып, басу өстенә чыкканы “черек бәрәңге” аталган.
Күмәк хуҗалык эшләренә йөргән ул. боларга тагын бер төр хезмәт өстәлгән. Солдатларга җибәрергә дип бәрәңге әрчеп, аны киптерү эшенә җәлеп ителгән. Шул ук вакытта фронттагыларга оекбаш-бияләйләр бәйләгәннәр.
Ул елларны балалык сәбәплеме, әллә организмның әле куәтле чоры булгангамы – чагыштырмача, җиңел кичерә.
Аннан соңгы елларны нык азап­ланырга туры килә. Аеруча юлда бүре очраган вакытларны еш искә ала. Чыннан да, ул елларны ач бүреләр юлга еш чыгалар.
– Алат спирт заводына җәяүләп чанада 70 кг чамасы бәрәңгене тартып илтә идек. Нихәл йөрелгәндер? Кайчак каршыга ач бүреләр дә очрый иде. Куркудан  бер-беребезгә елышып, бүре киткәнне көтеп тора идек инде, – ди. 
Бу гына да түгел, урман кисү эшенә дә еш йөртәләр аны. 
Саба районының Яблаштау авылы янындагы урманны да еш искә ала ул. Чөнки монда салкын сарайда йокларга, иртән эшкә дымлы, кипмәгән кием-салымны киеп китәргә туры килүне сөйләп тә шаккатырды.
Шулай ук Мари урманнарына да агач кисәргә йөргән. Анда да салкын баракларда, сарайларда яшәргә туры килә. Шунда ук өстәп куя: 
–    Мари хатыннарының ур­ман кискәнен күрмәдем мин, әмма алар безне бик кызганалар, киемнәрне киптереп бирергә тырышалар иде. Рәхмәт үзләренә, һәр өйдә 7–8 кеше булып та тордык бит. Шул авыр хезмәтне башкарып норманы тутырсаң, 600 грамм ипи бирә иделәр, ә кайвакыт ашханәгә дә кертеп ашаттылар, – ди.
Мари халкы, үзләре дә авыр шартларда яшәсәләр дә, урман кисүчеләргә карата мөнәсәбәтләре җылы була. Урман кисү эше бик авыр, ул көн-төн дәвам итә. Арыганлык, салкын, туклануның начар булуы – болар барысы да хезмәтне катлауландыра. Әлбәттә, сәламәтлеге начарланучылар да шактый була.
– Әнә шул җирле хатын-кызларның безгә карата булган кайгыртучанлыклары, кешелеклелекләре онытылмый. Аларның безнең киемнәребезне киптереп биреп, бераз булса да җылынырга, уңайлырак булырга ярдәм итүләрен һич онытасым юк. Сугыш елларында, авыр хезмәт барышында шундый кечкенә генә ярдәм дә зур әһәмияткә ия иде, чөнки һәр җылы сүз һәм һәр уңай бәя беркайчан да онытылмый ул, – ди.
Шунда ук:
– Бу күренешләр, бу хәлләр минем хәтеремә нык утырдылар шул. Урман кисү – гади эш кенә түгел, ул шулай ук кешеләрнең бер-берләренә карата булган мөнәсәбәтләре, ярдәмләшүләре, сынауларны бергә үтүләре турында да сөйли. Анда без, төрле милләт кешеләре, бергәләп бу авырлыкларны җиңәргә тырыштык. Шул ук вакытта, кешелеклелекнең һәм кешенең бер-берсенә ярдәм итүенең иң матур үрнәкләрен күрдек, – дип өсти.
Гомумән, сугыш елларын тетрәнеп искә ала. Аның әтисе һәм 3 абыйсы Бөек Ватан сугышына китә. Ә берәр ел узгач, Күәмгә, әтисенең батырларча һәлак булуы турында хәбәр килә. Нәрсә бутаганнардыр, әмма җитди яраланган әтисе кайтып төшкәч, гаҗәпләнүнең дә, шатлануның да чиге булмый. Тик яралары төзәлгәч, ул кабат сугышка китә. Шөкер, сугыш тәмамлангач исән-сау кайта, озак еллар күмәк хуҗалыкта эшләп, 81 яшендә вафат була.
Ә Бөек Ватан сугышы тәмамлануны эштә вакытта ишетә ул.
–Баштарак ышанасы килмәде, аннан соң чирәмгә ятып тәгәри-тәгәри еладык, – дип елмая.
Бөек Җиңүнең һәр мизгелен якынайткан Гөлбәрия әбинең фидакарь хезмәте дә сугышчан батырлыкка тиң. Ул да, миллионнарча тыл хезмәтчәннәре белән беррәттән, үзенең гомерен кызганмыйча көн-төн эшли, хезмәттә була.
Шул чорда яшәгән һәрбер кеше, Гөлбәрия әби кебек, фронт өчен азык-төлек, кием-салым, дарулар әзерләүгә зур өлеш керткән. Аларның эшчәнлеге – Ватанны чиксез сөюдән, туган җиргә булган фидакарьлектән килә. Күңеленә бик күп авырлыклар, сагынулар, югалтулар тисә дә, ул эшләвен дәвам иткән, җиңүгә ихлас ышанган.
Гөлбәрия әбинең хезмәте – ул бары тик бер мисал. Аның кебек меңләгән, миллионлаган хатын-кызлар, картлар, хәтта балалар да тылда Ватанны сак­лауга үзләреннән өлеш керткәннәр. Гөлбәрия әби кебекләрнең батырлыгы, фидакарьлеге, тырышлыгы – безнең бүгенге тыныч тормышыбызның нигезе.
Соңрак, күмәк хуҗалыкта төрле  эшләр башкара – печән чаба, ура һәм көлтә куя, эскерт сала... Шөкер, Раббыбыз озын гомерле итте үзен. 96 яшен тутырса да, әле дә: “Балаларым”, дип өзелеп тора ул. Искә алсак, җәмәгате белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Күп санлы оныклар, оныкчыклар тәрбияли. Дөресрәге, хәзер үзе алар тәрбиясендә. 
Кызганычка каршы җәмәгате дә, инде бер улы да вафат булганнар. Тик сер бирми, яз кояшы кебек балкый, авылның ак әбисе булып яши.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев