Олы Әтнә авылында яшәүче Нигъмәтҗановлар 998 нче сайлау участогына гаиләләре белән килделәр.
Олы Әтнә авылында яшәүче яшь гаиләләрнең берсе алар.
Сайлауда катнашып гаилә башлыгы Илнар, тормыш иптәше Сиринә, кызлары Камилә үз тавышларын бирделәр. Ә Самат белән Рамилә якыннары белән янәшәдә генә булдылар.
Рамиләгә икенче елга гына 18 яшь тула. Әлегә ул үз тавышын бирә алмый. Шулай да гаилә белән сайлау участогына барырга булган.
- Аның өчен бу әлегә "репетиция генә", - дип елмайды Сиринә.
Иң мөһиме - ни генә булса да гаиләң белән бергә булу.
Нет комментариев