10 сентябрьдән 15 сентябрьгә кадәр юл иминлеге инспекторлары тарафыннан район юлларында 14 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.
Соңгы вакытта бик зур саннар күреп ияләшкәч, 14 саны бик аз кебек тоела. Әмма республикада иң кечкенә районнарның берсе булуын искә алсак, бу сан да булырга тиеш түгелдер кебек.
Шушы аралыкта 10 шофер куркынычсызлык каешын такмыйча йөргәннәре өчен җавапка тартылган. Нигәдер юл йөрү кагыйдәсенең нәкъ менә шушы пунктын игътибарсыз калдырырга яратабыз. Шулай ук машина тәрәзәсендә тонировка тиешле дәрәҗәдә булмаган өчен – 1, иминият кәгазе булмаган килеш машина йөрткән өчен тагын 1 йөртүче җавапка тартылган.
Тиеш булмаган урында алдагы машинаны узарга чыккан бер шоферга да җавапка тотарга туры килгән. “Обгон”ның нинди куркыныч нәтиҗәләргә китерүе турында гел язып, кисәтелеп торыла. Кызганычка каршы, күпме кеше гомерләре өзелә. Әмма сабак кына ала белмибез.
Моннан тыш, юл иминлеге инспекторлары тарафыннан бер машина йөртүче исереклектә шикләнелеп тоткарланган. Хәзер аңа суд каршында җавап тотарга туры киләчәк. Шунысын да искәртеп узасы килә, исерек килеш машина белән идарә итүчеләр өчен җәза да катгый. Моның өчен 45 мең сум штраф салына һәм дә йөртүче ел ярымга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә.
Нет комментариев