«Күз яшьләрем рәнҗү булып төшмәсен инде»
Язмыш.Тормыш. Гыйбрәт.

«Күз яшьләрем рәнҗү булып төшмәсен инде»

Исемен күрсәтмәүне сорады.

Язмышлар кабатлануы хактыр инде. 

Без яшь вакытта мондый тормыш турында уйга да кермәде, күз алдына да килмәде. Бик рәхәт бит хәзерге тормыш, тик тынычлыгы гына юк. 

Өйләнешкәч, кайната-кайнана белән, бер яклы өйдә, иремнең эне-сеңелләре белән 8 ел гомер иттек. Аннан кечкенә генә йорт алып, башка чыктык. Кайнатамның җәберләүләренә түзә алмый, кайнанам безнең белән шул кечкенә өйгә күченде. «Хатын-кызга кул күтәрмә», – дип, иремә бик әйтә килде. Кайнанам исән вакытта ирем кул озынайтмады. Кайнатам да озак тормады, фаҗигале төстә китеп тә барды. 

Фермадан кайтып керә алмадык, 24әр сыерны кул белән сава идек. Эштән арып кайтып, өйгә керә алмый йөргән вакытлар шактый булды. Кызу канлылыгы үзәккә үтте. Берәрсе хатының чибәр дисә дә, кайтып тукмады. Җәен – печәнлек, бәрәңге арасы, кышын - сыер янында кунулар күп булды. Аллаһ рәхмәте, балаларга тимәде.  Балаларга сукмаса да, күреп үстеләр бит. Бер-бер артлы 4 бала булды, үсә тордылар, авылдан чыгып китә тордылар. Уртанчы улыбыз төп нигездә калды.  Йорт-җиребез нык, кешедән ким булмасын дип тырыштык.  Кайнатам кебек, ирем дә 60ка да җитми китеп барды.

Улым 4 ел йөреп, күрше авылдан килен төшердек. Бик матур гына яшәп киттеләр. Аяк-кулларым бик сызланса да, кулымнан килгәнен эшләп, ике араларын көйләп яшәргә тырыштым. Улым әтисенә ошап, бик кызу канлы булды. Тавышлана башласалар, киленне яклап чыга идем. Кеше баласына кул күтәрмә дип, араларына керә идем. Баштарак төп йорт булгач, балалар бәйрәм саен кайталар иде, әтиләре үлгәч, киленнән караңгы чырай булгач, аяк басмас булдылар. Кайда ул каникулда балаларын калдырып китү аларга. Кайткан көнне үк, иртәгә китәсездер ич дип сорап куя иде. Күрәсең килсә балаларыңны, шунда барып тор, дип гел әйтә килде килен. Эшкә ярамый башлагач, «арттым». Үз өемдә урын калмады, улым да якламады. Бүгенге көндә кызымда, Балтачта яшим. 

Төп йорттагы улыма инсульт булган. Эшли алмый, шөкер үз-үзен йөртә икән. Күңелем белән сизәм, аңа да урын юк өйдә. Килен урынлы җирдә эшли, санга сугып яшәмәде аны. Бердәнбер үкенүем, алар тавышланганда ник бераз улымны якламадым икән дип уйлыйм. Улым хак булса да, киленне өстен чыгардым бит.  Ике кызлары бар, икесе дә тормышта. Бер малайлары мәктәптә укый. Ике кызы да бер-берсе белән аралашмыйлар. Авылга берсе кайтканда, икенчесе кайтмый.

Коръән ашы уздырып та, чакырмадылар ашка. Кай җирдә ялгыштым мин? Кем рәнҗүләре төште икән безнең нәселгә? Күзләрем начар күрә, аякларым йөрми, белгән догаларымны укып, аларның иминлеге өчен дип, догалар кылам. Кызымда яшәгәндә бик рәхәт, нәрсә теләсәм, шуны ашыйм, урын-җирем чиста. Иртән торсам да, кич ятсам да күңелем белән үз өемдә мин. Күз яшьләрем генә туктамый.

Зиратка  узган ел кайтып киттек. Быел кайта да алмадым. Зиратка туктагач, килен машинасы белән узып китте, туктап хәлемне дә белмәде. Матур торсыннар инде, улым да сырхауламасын. Күз яшьләрем  рәнҗү булып төшмәсен инде берүк.


Нет комментариев