1009 сайлау участогында 90 яшьлек юбиляр сайлады
Хәбәрләр

1009 сайлау участогында 90 яшьлек юбиляр сайлады

Күлле Киме авылыннан Илсия Сабирова шактый билгеле шәхес.

Озак еллар авылдагы больницада баш табиб булып торды ул. “Барысы 40 ел гомерем авыл больницасы белән бәйле”, – ди үзе дә.

Бу елларны кем булып кына эшләми ул. “Башта шәфкать туташлары янында бер мин генә табиб идем. Шуңа күрә педиатр да, терапевт та, хирург та, теш табибы да, хәтта гинеколог та булдым”. – ди.

Әнә шундый киңкырлы шәхеснең 90 яшьлек юбилее сайлауларның беренче көне белән тәңгәл килде. Аны гомер бәйрәме белән район башлыгы Рөстәм Хисамиев, район үзәк больницасының баш табибы Илназ Хисамиев, район ветераннар советы рәисе Хәмит Галимҗанов, авыл җирлеге башлыгы Илшат Гыйниятов, урынбасары Илсия Сабирова һәм авыл ветераннар советы җитәкчесе Саимә Сабирова котладылар.

Хезмәте белән авылында гына түгел, бөтен районда дан казанган юбиляр турындагы мәкалә белән газета битләрендә укырсыз. Әлегә аның “Әтнә-информ” хезмәткәрләре белән бергә 1009нчы сайлау участогына барып, үзенең гражданлык бурычын үтәве турында хәбәр итәбез. Шунысы игътибарга лаек – баш табиб һәм Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы аны култыклап кына йөрделәр.

Юбиляр да елмаеп быелгы сайлауларда да катнашуына канәгать калуын белдерде.


Нет комментариев