Тирән үзәк
Илсур Шакиров, ветеран укытучы, Олы Мәңгәр авылы
Һәр төбәкнең, авылның тарихы белән тыгыз бәйләнгән, аның яшәешендә зур роль уйнаган урыннары була. Андый урыннар Олы Мәңгәрдә дә байтак: Иске Бәхтияр, Балалы елга, Үрәзмәт, Тирән үзәк, Чыршылы елга һ.б. Шулар арасыннан Тирән үзәк, Үрәзмәт исемле коры елгаларны әйтеп үтәр идем.
Нинди генә куаклар үсми анда: шомырт, миләш, кыргый алма дисеңме... Ләкин беренчелекне урман чикләвеге алып тора. Сугыштан соңгы ачлы-туклы яшәгән сугыш чоры балаларына өлгереп җиткән чикләвек бик яхшы азык иде. Юлда ашаганнан калганын, өлгереп җитсен өчен, агач әрҗәгә тыгызлап тутырып, өстенә авыр йөк бастырып куеп, берәр атна тотабыз. Чикләвекләр оясыннан ачыла башлыйлар.
Олы абыем Илдар чикләвекне коела башлагач кына бөртекләп җыя иде. Аннары капрон оекка салып чормага яшереп куя. Кышкы ачы бураннарда, тышка чыгып булмый торган салкыннарда яшергән урыныннан алып төшә, бөтен гаилә белән сыйланабыз. Ул көн безнең өчен чын бәйрәм була иде.
Тирән үзәктә куакларга чорналып үскән колмак күп була иде. Авыл кибетләрендә чүпрә бик сирәк булганлыктан колмак чүпрәсе ясау өчен, ул бик яхшы чимал иде. Әни: “Улым, иртәгә ипи саласы бар, Фәлән апалардан колмак чүпрәсе алып кайтып бир әле,” – дип кулга бер-ике тавык күкәе тоттыра иде. Колмакның хуш исе килеп торган әчкелтем бу чүпрә өйгә кайтканда хәйран кими. Бу чүпрә белән пешкән ипи дә тәмле, хуш исле булыр иде. Хәзер кибет ипиендә андый ис юк инде.
Авылда колмак чүпрәсе ясаган кешеләр дә бакый дөньяга күчеп беттеләр. Урыннары оҗмахта булсын, тыныч йокласыннар.
Сугыш зәхмәте төзелеп, әле ныгырга өлгермәгән колхозларга да китереп сукты. Атларның бар өлеше сугышта калды, техника юк дәрәҗәсендә, сугыштан исән кайткан ирләр бармак белән генә санарлык, терлек саны кискен кимеде.
Ул елларда чәчү әйләнешенә люцерна, вика, клевер шикелле үлән культуралары кертелми. Пар җире күп калдырыла. Терлеккә печәнне алда мин санап үткән коры елгалар бирә. Печән вакыты җиткәч ирләр, тазарак хатын-кызлар, яшүсмерләр печән чабалар. Садыйк Закиры аларның чалгыларын таптап, тәртипләп тора. Печән кипкәч кызлар тырмалар белән печән җыялар, малайлар сирәтке белән печән чүмәләләрен өскә ташыйлар. Тәҗрибәле бер картны эскерт салырга өскә менгезәләр. Шулай итеп кышка җитәрлек печән җыйнала. Ул печәнне кыш буе атлар белән фермага ташыйлар.
Колхоз кукуруз, азык чөгендере игә башлагач, чәчү әйләнешенә азык культуралары да кертелә башлагач, коры елгаларның дәрәҗәсе төште. Колхоз идарәсе бу елгаларны чабырга шәхси хуҗалыкларга да рөхсәт итә башлады.
Без кичтән менеп яхшырак участокларны тамгалап куябыз, иртүк йокыдан торып, шул участокны иртәнге чык белән чабабыз. Чапкан покос белән аралашып кып-кызыл җир җиләге тәлгәшләре тәгәрәп кала. Җир җиләгенә ябырылабыз. Күп ашагач эчәсене китерә, көн дә кызулана төшә. Бәхеткә бу коры елгаларда чишмәләр күп. Алар, крестьяннар аерым хуҗалык булып яшәгәндә, һәр җир кишәрлеге янында булганнар булса кирәк. Вакыт узу белән аларга хуҗалык, колхоз көтүләре зыян салган, ә калганнары әле дә кешеләргә игелек күрсәтәләр.
Үрәзмәт – Тирән үзәкнең бер тармагы. Аның рельефы да, үсемлекләр дөньясы да Тирән үзәкне хәтерләтә. Бу елгада формасы белән каберне хәтерләткән, ләкин кабердән хәйран зур булган бер калкулык бар. Өлкәннәр аны “Алып чабатасын каккан урын” дип йөртәләр. Ләкин ул калкулык миндә зурлыгы белән дә, формасы белән дә туганнар каберлеге түгел микән дигән шик тудыра. Габдессәләм Үрәзмәт 1700 елда туган, имам, шагыйрь.
Табигатьнең бу гүзәл почмакларында кайчандыр безнең әби-бабайларыбыз яшәгәннәрдер дигән уй һаман күңелне кытыклап, борчып тора. Авылдашыбыз, галим, профессор Марсель Әхмәтҗанов язмаларыннан күренгәнчә, Аксак Тимернең 1335 елгы һөҗүме вакытында Болгар Олысы тулаем туздырылган. Шул вакытта татарның “меңнәр” кабиләсе вәкилләре тынычрак урыннарга күчеп утыртканнар, күбесе Казан артында төпләнгән.
1552 елда Казанны басып алганнан соң татар авылларының уңдырышлы җирләрен үз биләмәләренә әйләндерәләр. Куылган татарларның күбесе көнчыгышка таба күчеп барып Нократ, Агыйдел елгалары бассейннарында нигезләр коралар.
Шулай итеп Мәңгәр исеме “меңнәр” татар кабиләсе исеменнән алынган.
Олы Мәңгәр авылы нәселеннән булган XV гасыр татар атлы гаскәрләре атаманы Әл-Гази 1487 елда Казанга һөҗүм итүче урысларга каршы сугышларда актив катнаша. Сугышларның берсендә аның гаскәре урыслар тарафыннан тар-мар ителә. Әл-Гази үзе Кама аркылы чыгып Нугай Урдасына барып туктала. Бу хакта урыс кенәзе белеп, нугайлардан аны тотып бирүләрен тәлап итә. Нугайлар аны тотып бирмиләр, Себер ханлыгына озаталар. Шуннан соң аның язмышы тарихта билгесез кала. Әл-Гази атаклы Олы Мәңгәр нәселе бабаларының берсе була.
Мин тарихи, туган авылым Мәңгәр белән чиксез горурланам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев