Казан белән Мәскәү арасында яңа маршрут
Ишеттегезме әле

Казан белән Мәскәү арасында яңа маршрут

Автобус Мәскәүгә унөч сәгатьтә барып җитәчәк.

10 июльдән Казан һәм Мәскәүне яңа төбәкара маршрут бәйләячәк. Югары уңайлылык автобуслары көн саен Татарстан башкаласындагы «Восточный» автовокзалыннан 17.00 сәгатьтә китә. Бу турыда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Юл вакыты 13 сәгать тәшкил итә.

Маршрут Түбән Новгород аша уза. Сәфәр дәвамында пассажирларга бушлай Wi-Fi хезмәте күрсәтеләчәк.

+7(843)233-41-17 һәм +7(962)559-30-37 телефоннары аша билетка бронь ясап була, аны шулай ук автовокзал кассасында сатып алырга мөмкин.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/06-07-2020/kazan-bel-n-m-sk-arasynda-ya-a-avtobus-marshruty-bula-5754559


Нет комментариев