Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле

Мәет яшергән өчен 10 мең штраф түлиячәк

Узган ел май аенда Ютазы авылында кеше үтерелгән булган.

(Казан, 31 май, “Татар-информ”). Татарстан кешесе мәет яшергән өчен, 10 мең штраф түлиячәк. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Үтерү факты узган ел май аенда Ютазы авылында булган. Хатын-кыз бергә яшәүче ир-ат белән ачуланышып, аңа пычак кадаган. Алган яралардан ир-ат урында ук үлгән.

Шул авыл кешесе ирексездән биредә шаһит булган. Ул бу хакта хәбәр итәсе урында, икенче көнне хатынга җинаять эзләрен яшерергә булышкан. Кан тапларын юганнар. Мәетне ир-ат базга салып күмеп куйган.

Җинаять эшендәге ролен исәпкә алып, Ютазы районы суды ир-атны Россия Җинаять кодексының “Җинаятьне яшерү” маддәсе буенча гаепле дип тапкан һәм 10 мең штраф түләү турында карар чыгарган. 
 

http://tatar-inform.tatar/news/2018/05/31/165062/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев